Виктор Бондаренко (1953)
Виктор Бондаренко (7 июль 1953 ел) — галим-философ. 2003 елдан Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучысы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1996), профессор (1997).
Тәрҗемәи хәле
Виктор Николаевич Бондаренко 1953 елның 7 июлендә Петухов шәһәрендә туган.
1976 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый һәм хезмәт юлын Башкорт АССРның Кыйгы районы мәктәпләрендә башлый.
1980 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына укытуга күчә.
1984-1992 елларда һәм 1996 елдан — БДУ-да укыта, 2001 елдан — Уфа дәүләт авиация техник университетында укыта, фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире[1].
2003 елдан бирле Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта.
БДУ аспирантурасында — кандидатлык диссертациясе (1980-1984),УДАТУ докторантурасында докторлык диссертациясе яклый (1992-1995)[1].
Фәнни эшчәнлеге
В. Н. Бондаренконың фәнни хезмәтләре марксистик философиягә, онтология, гносеология, политология һәм метафизика мәсьәләләренә багышланган.
80-нән артык фәнни хезмәт һәм 18 шигъри җыентык авторы.
Төп гыйльми хезмәтләре
Из опыта философского исследования методологии и теории марксистского социализма. Уфа, 1990;
Марксистская светская религия. Уфа, 1994;
Методологические принципы гносеологикой концепции классического марксизма. Уфа, 1997.
2013-2015 елларда — «Философская психология: методология, теория и практика», 2015-2017 елларда — «Духовно-психологическое конструирование и немедицинская психотерапия», 2016-2019 елларда «Духовная психология и психотерапия» темалары буенча үзе әзерләгән мәгариф программалары нигезендә практик психологлар өчен семинарлар һәм тренинглар үткәрә[1].
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Бондаренко Виктор Николаевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми -нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.