Виктор Гостищев
Тәрҗемәи хәле
Виктор Кузьмич Гостищев Курск медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый (1961).
1965 елдан И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина университетының гомуми хирургия кафедрасында эшли. Биредә ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы В. И. Стручков җитәкчелеге астында кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый.
1988 елдан әлеге көнгә кадәр И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең гомуми хирургия кафедрасы мөдире.
Сеченов университеты Аксакаллар советы әгъзасы[1]. Аның җитәкчелегендә 27 докторлык һәм 80-нән артык кандидатлык диссертацияләре якланган.
2013 елда Россия Фәннәр академиясе академигы булып китә.
Россия Федерациясенең гомуми хирурглар ассоциациясе президенты, Халыкара хирурглар җәмгыяте һәм халыкара гепато-панкратов-билиар хирургия ассоциациясе әгъзасы.
Россия Медицина фәннәре академиясенең һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Хирургиядә инфекция» проблемалы комиссиясе рәисе булган.
«Хирургия. Журнал имени Н. И. Пирогова» журналының редколлегия әгъзасы.
Хирургик инфекция буенча 20-дән артык монография, уку әсбаплары һәм дәреслекләр авторы, 500-дән артык хезмәте басылып чыккан, 20-дән артык уйлап табу һәм патентлар авторы.
Хирургик инфекция, этиология, патологик физиология, эренле хирургик инфекцияләрне, эренле яраларны хирургик һәм өстәмә дәвалау алымнарын эшләү, ашыгыч абдоминаль хирургия өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.
Эренле перитонит вакытында үзенчәлекле лапаростомия методикасы, үпкәнең эренле-җимергеч чире вакытында торакостомия һәм торакоабсцессостомия методикасы, эренле сакроилеит вакытында операцияләр методикасы авторы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- "Хөрмәт Билгесе" ордены
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1991)[2]
- Россия федерациясенең дәүләт премиясе
- Ике тапкыр Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә хөкүмәт премиясе лауреаты (1995, 2002)
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1995)[3]
Искәрмәләр
- ↑ Совет старейшин готов оказывать поддержку(үле сылтама)
- ↑ Указ Президента СССР от 19 февраля 1991 N УП-1497 «О награждении орденами СССР сотрудников Московской медицинской академии имени И. М. Сеченова»
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 05.08.1995 № 821. kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2018-9-30.
Сылтамалар
- Гостищев Виктор Кузьмич РФА рәсми сайтында
- Гостищев Виктор Кузьмич (неопр.). sechenov.ru. Дата обращения: 30 сентября 2018.