Виктор Иванов (1928)
Виктор Иванов (Виктор Николай улы Иванов, 25 гыйнвар 1928 — 22 март 2000 (72 яшь)) — сәнәгый җитештерүне оештыручы, икътисад фәннәре нәмзәте (1975). 1949-1966 елларда Казан авиация заводында: оста, инженер, цех башлыгы, баш инженер урынбасары. 1966-1979 елларда Казан электрон исәпләү машиналары заводы директоры, 1979-1988 елларда ССРБ радиосәнәгать министрлыгының баш идарәсе башлыгы, 1988-1994 елларда «Персей» ФҖШ (Мәскәү) генераль директоры.