Виктор Саникидзе

Виктор Саникидзе (гөрҗ. ვიქტორ სანიკიძე; 1 апрель 1986, Тбилиси) — Грузия баскетболчысы, спорт функционеры һәм политик.

Тормыш юлы

Баскетбол белән Грузиянең Тбилиси шәһәрендәге баскетбол академиясендә шөгыльләнә башлый. 2001–2002 елгы сезонда Нью-Йоркта укый, анда Глобал Тек колледжы өчен уйный. 2002–2003 елгы сезонда Грузиягә кайта.

2003 елда Саникидзе Франция чемпионатында һәм ФИБА Кубогында чыгыш ясаучы «Дижон» клубы белән контракт төзи. Команда финалга барып җитә, әмма Германиянең «Миттльдойчер» клубына җиңелә. Франциядә уенчы өч сезон (2003–2004, 2004–2005 һәм 2005–2006) уздыра.

Саникидзе үз кандидатурасын 2004 елгы НБА драфтына куя, анда ул «Атланта Хокс» тарафыннан сайлана, әмма шул ук көнне уенчыга хокуклар «Сан-Антонио Спёрс» клубына сатыла. 2007 елның июлендә Саникидзе «Спёрс» өчен Роки Маунтин җәйге лигасында уйный.

2006–2007 елгы сезонны Испания чемпионатында «Эстудиантес» составында уздыра. Җәрәхәт аркасында 2007–2008 елгы сезонны калдыра диярлек.

2008–2009 елгы сезонда Эстониянең «Тарту Юликоол/Рок» командасына күчә. 2009 елның августында Италиянең А сериясе «Виртус» (Болонья) клубына кушыла. 2012 елның 11 июлендә Саникидзе башка Италия клубы — «Сиена» белән күпьеллык контракт төзи.

2013 елның 20 сентябрендә Испаниянең «Сарагоса» командасы белән берьеллык килешү төзи[1].

2014 елның 31 июлендә уенчы УНИКСка күчә[2]. 2015 елның апрелендә Саникидзе һәм Казан клубы контрактны өзәләр, сәбәбе гыйнварда алган җәрәхәт була. Команда өчен Виктор ВТБ Берләшкән лигасында 8 матч уздыра.

Грузия җыелма командасында

Грузия җыелма командасы өчен Саникидзе үсмер чагыннан ук чыгыш ясый башлый. 2004 елда ул 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Европа чемпионатында катнаша.

Спорт функционеры карьерасы

2019 елның августында Саникидзе «Арис» клубының спорт директоры була.

2021 елда Грузия баскетбол федерациясе президенты итеп сайлана[3]. 2025 елда Чемпионнар лигасы ярышларын үткәрү буенча Операцион департамент башлыгы итеп билгеләнә[4].

«Грузинская мечта» партиясе депутаты. 2025 елда Виктор Саникидзе һәм депутат Ираклий Заркуа аларга тупас сүзләр әһткән радикаллар белән сугышалар[5].

Статистика

Искәрмәләр

  1. CAI ZARAGOZA announces Viktor Sanikidze. 20 сентябрь 2013 тикшерелде.
  2. УНИКС объявил о переходе Саникидзе из «Сарагосы». Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2014. Архивировано 3 август 2014 года.
  3. У федерации баскетбола Грузии будет новый президент. Sputnik Грузия (9 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  4. Глава Федерации баскетбола Грузии возглавил департамент ФИБА по Лиге чемпионов. Sputnik Грузия (17 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  5. Грузинские депутаты подрались с оскорбившим их радикалом. www.gazeta.ru (13 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.