Виктор Сурков

Виктор Сурков (12 июль 1926, Зөя кантоны, Татарстан АССР12 апрель 2016, Новосибирск) — СССР һәм Рәсәй галиме, геология-минералогия фәннәре докторы (1970), профессор (1973), төбәк геологиясе һәм геофизика өлкәләрендә белгеч, РФА академиге, Себер геология, геофизика һәм минераль чимал ФТИ фәнни җитәкчесе. РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1986), РФ атказанган геологы (2003).