Вил Тимербулатов
Вил Тимербулатов (рус. Виль Мамилович Тимербулатов, 1 июнь 1952, Ишеево[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — галим-хирург, югары мәктәп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. профессор, медицина фәннәре докторы (1989), Россия Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, СССР Фәннәр академиясе академигы (1995), Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе президенты. Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005)[1], Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1990), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)[2].
Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (3-нче һәм 4-нче чакырышларында), Башкорт дәүләт медицина институты ректоры (1994-2011).[3]
Тормыш юлы
Вил Мамил улы Тимербулатов[4] 1952 елның 1 июнендә БАССР-ның Стәрлетамак районы, хәзерге Башкортстан Республикасының Ишембай районы Ишәй авылында туа. Макар урта мәктәбендә укый. 1975 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлый.[5]
Табиб-хирург. 1983 елдан — медицина фәннәре кандидаты, 1989 елдан — медицина фәннәре докторы, профессор (1991), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1999), Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005), Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы (2004), Россия Федерациясе Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (2005), Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2009).
БАССР-ның Благовещен үзәк район хастаханәсе хирургы (1976-1979), Уфа шәһәренең 8-нче шәһәр клиник дәваханәсенең клиника ординаторы, хирургы (1979-1982), 1982 елдан Башкортстан дәүләт медицина институтында (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты): 1988 елдан кафедра мөдире, бер үк вакытта 1994 елдан ректор; 1990-1994 елларда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы.[6]
Фәнни эшчәнлегенең юнәлешләре: колопроктология, абдоминаль, миниинвазив, эренле хирургия.
Кискен парапрактитлы авыруларга диагноз кую, аларны комплекслы дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа ысулларын; кискен эчәк үткәрмәүчәнлеген диагнозлау һәм дәвалау тактикасы программаларын эшли.
Абдоминаль хирургия проблемаларын исүгә, радиоешлыклы хирургияне үстерүгә шактый зур өлеш кертә. Аның җитәкчелеге астында Башкортстан Республикасында эндоскопик хирургияне үстерү программасы эшләнә. Колопроктология өлкәсендә гыйльми мәктәп булдыра.
2020 елның 26 июнендә Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бер төркем табибларны тәүге тапкыр Башкортстан Республикасының Григорий Аксаков ордены белән бүләклиләр. Вил Тимербулатов та бу бүләккә лаек була[7].
Укучылары
Укучылары арасында 16 фән докторы һәм 44 фән кандидаты бар.
Тимербулатов — 811 гыйльми хезмәт, шул исәптән 40 монография, 65 уйлап табу, хирурглар өчен 2 белешмәлек авторы.
- Регионарная анестезия и новокаиновые блокады в хирургии. Уфа, 1993 (соавтор).
- Дивертикулярная болезнь толстой кишки. М., 2000 (соавтор).
- Желчнокаменная болезнь и холецистит. М., 2001 (соавтор).
- Профилактика гнойно-септических осложнений в хирургии. М.: Триада, 2003 (соавтор).
- Хирургия абдоминальных повреждений. М.: МЕДпрессинформ, 2005 (соавтор).
- Лучевая диагностика тромботических осложнений в хирургической клинике. Уфа: «Здравоохранение Башкортостана», 2009.(соавтор)
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- «Башкортстан Республикасында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (2012)
- Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1990)
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)
- Россия Медицина фәннәре академиясенең А. Н. Бакулев исемендәге премия (2004)
- Россия Федерациясенең атказанган табибы (2005)
- Салават Юлаев ордены (2007)
- Дуслык ордены (2013)
- Башкортстан Республикасының Григорий Аксаков ордены (2020)
- А. М. Вишневский академиясенең алтын медале.
Гаилә хәле
Вил Тимербулатовның өлкән улы — Мәхмүт Тимербулатов — 1997 елда БДМУны тәмамлый. «Хирургия», «колопроктология», «онкология», «сәламәтлек саклау оешмасы»белгечлекләре буенча сертификатлары бар. Медицина фәннәре докторы, профессор, югары категорияле табиб-хирург, БДМУНЫҢ факультет хирургиясе кафедра мөдире[8].
Уртанчы улы — Шамил Тимербулатов — медицина фәннәре докторы, БДМУ ИПО хирургия кафедрасы профессоры. Төп фәнни юнәлешләре: абдоминаль хирургия, мини инвазив хирургия, коло — проктология, трансплантация хирургиясе. 10 уйлап табу, 310 фәнни хезмәт авторы[9].
Кече улы — Роберт Тимербулатов ― Уфа дәүләт авиация техник университетының информатика һәм робот техникасы факультеты студенты. Йөзү буенча УГАТУ җыелма командасы катнашучысы, спорт мастерлыгына кандидат, Башкортстан Республикасы чемпионы.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации № 723 от 25 июня 2005 года Москва, Кремль
- ↑ Указ Президента РФ от 31.05.1998 N 632 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2013 елның 29 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Профиль депутата Курултая Виля Тимербулатова, archived from the original on 2020-11-25, retrieved 2022-04-30
- ↑ Академия Наук Республики Башкортостан — Тимербулатов Виль Мамилович
- ↑ Виль Тимербулатов в энциклопедии «Учёные России»
- ↑ Он живёт, отдавая людям тепло сердца (К 60-летию врача и учёного Виля Тимербулатова)
- ↑ В Уфе ко Дню медицинского работника впервые наградили орденом Григория Аксакова. ИА «Башинформ», 26 июня 2020 года [рус.] [Тикшерелгән 26 июнь 2020]
- ↑ Династия профессионалов. Меди-Клиник. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Тимербулатов Шамиль Вилевич. Единая Россия. Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.