Владимир Батыр
Владимир Батыр (17 июль 1907 — 4 октябрь 1957 (50 яшь)) — географ, география фәннәре нәмзәте (1934). 1931-1935 елларда «Камстрой» тресты башлыгы урынбасары; 1935 елдан Казан университетында укытучы эшендә. ?-1957 елларда Бөтенсоюз география җәмгыятенең Казан бүлегендә фәнни сәркәтип вазыйфасын башкара.[1] Хезмәтләре Урта Идел буе елга үзәннәренең морфологиясе һәм динамикасына, суффозия процессларына, Татарстанның табигате һәм рельефына карый.[2]