Владимир Николаев (1871)

Владимир Васильевич Николаев (рус. Владимир Васильевич Николаев; 17 февраль (1 март) 1871, Задонск, Задонск өязе[d], Орёл губернасы, Россия империясе4 февраль 1950, Мәскәү) — Россия һәм Совет фармакологы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Биографиясе

Владимир Николаев 1871 елның 1 мартында (иске стиль буенча — 17 февральдә) Воронеж губернасының (хәзерге Липецк өлкәсе) Задонск шәһәрендә туа[2]. 1890 елда Воронеж гимназиясен, 1895 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый. Студент елларыннан ук профессорлар Н. А. Миславский һәм И. М. Догель җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнә, беренче мәкаләсен 1893 елда Германия журналында, аннары «Неврологический вестник»та бастыра[3][4].

Студент чагында бака йөрәгендә эксперимент үткәреп, Ф. Г. Биддерның адашучы нервның йөрәк тармаклары ике нейронлы төзелештә булуы турындагы гипотезасын раслый. Университетны тәмамлагач, Казан университетының фармакология кафедрасында лаборант булып эшли, соңрак шунда ук приват-доцент һәм фармакология һәм фармацевтика  [рус.] лабораторияләре мөдире була. 1897 елдан Казан бала тудыру институтында, 1899 елдан теш табиблары мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта, 1899 елда, Казан губернасы халкына азык-төлек ярдәме күрсәтү һәм цинга чиренә каршы көрәш отряды белән җитәкчелек итә[2].

1902 елда «Хайваннарның күз төбен фотога төшерү» темасына докторлык диссертациясен яклый[3]. 1903—1906 елларда Германия һәм Франция университетларында стажировка үтә, Страсбургта О. Шмидебергның һәм Европаның башка алдынгы белгечләренең химия, фармакогнозия, мускарин  [рус.] дару чаралары технологиясе буенча лекцияләрен тыңлый. Страсбургта булган вакытында адашучы нерв очлары үзгәргән бака йөрәгенә һәм атропин йогынтысын өйрәнү буенча тәҗрибәләр үткәрә, бу җылы канлы хайваннарның йөрәк парасимпатик иннервациясен тикшерү буенча яңа юнәлешкә нигез сала[2][5].

1907 елдан фармакогнозия  [рус.] һәм фармация кафедрасы мөдире була, ә 1915 елдан Казан университеты медицина факультетының фармакология һәм фармация кафедрасы профессоры итеп билгеләнә. Иҗтимагый эшчәнлектә дә актив була: Казан невропатологлар җәмгыятенең гыйльми секретаре, Казан табиблар җәмгыяте әгъзасы, Казан фармацевтлар гыйльми җәмгыятен оештыручы һәм җитәкчесе. Казан хатын-кызлар медицина институтын (1915) оештыруда катнаша[3][6][2].

1921 елның декабреннән Николаев Мәскәүдә яши, Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында укыта (1921—1923 елларда фармакология һәм рецептура кафедрасы мөдире), ә ул үзгәртелгәннән соң — И. М. Сеченов исемендәге 1 нче Мәскәү медицина институтында эшли. Смоленск медицина институты (1923—1928), 3 нче Мәскәү медицина институты (1934—1939), Мәскәү стоматология (1937—1939) һәм Мәскәү фармацевтика (1936—1938) институтларында фармакология кафедраларын оештыра[5][2]. 1922 елда Мәскәү гыйльми фармацевтика җәмгыятенә нигез сала һәм өч ел дәвамында аның рәисе була[4]. 1945 елдан Бөтенсоюз дару үсемлекләре фәнни-тикшеренү институтының фармакология бүлеге белән җитәкчелек итә.

undefined

1950 елның 4 февралендә Мәскәүдә вафат була, Новодевичье зиратында җирләнә.

Фәнни эшчәнлеге

350дән артык фәнни мәкалә авторы. Йөрәктән импульслар тапшыруның ике нейронлы юлын ача, фармакологиянең яңа юнәлеше — биофармациягә нигез сала. Дару үсемлекләрен тикшерүне оештыра, зәңгәр күкчелнең тынычландыру үзлекләрен, тиле торманың кардиотоник тәэсирен ача һәм клиник куллану өчен «Эризид» препаратын тәкъдим итә. «Кардиовален» препараты составында, беренче тапкыр В. В. Николаев тарафыннан өйрәнелгән тиле торма гликозидлары бар[2].

Беренче совет фармакопеясен (1925) һәм ССРБ Дәүләт фармакопеясенең 8 нче басмасын (1946) булдыруга зур өлеш кертә (Фармакопея комитеты әгъзасы, фармакология комиссиясе рәисе). «Большая медицинская энциклопедия»ның 1 нче басмасының «Фармакология» бүлегенең һәм «Фармация и фармакология» журналының (1937—1938) җаваплы редакторы була. Аның җитәкчелегендә 20дән артык диссертация яклана[5][3][4].

Фәнни эштәге казанышлары өчен 1940 елда аңа РСФСРның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә.

Төп фәнни хезмәтләре

  • Николаев, В. В. К вопросу об иннервации сердца лягушки // Неврологический вестник : журнал. — 1894. — Т. 2, № 4. — С. 1–11.;
  • Николаев, В. В. Фотографирование глазного дна животных. — Казань: Типо-лит. ун-та, 1901. — 88 с.;
  • Николаев, В. В. О лечении чувствительного дентина. — Казань: Типо-лит. Казан. ун-та, 1902. — 14 с.;
  • Николаев, В. В. К вопросу о действии мускарина и атропина на сердце : (предвар. сообщ.). — Казань: Типо-лит. ун-та, 1910. — 6 с..

Гаиләсе

  • Хатыны — Александра Фёдоровна Николаева (1871—1949);
  • Улы — Николаев Олег Владимирович (1903—1980), хирург, медицина фәннәре докторы, профессор, ССРБ Медицина фәннәре академиясенең Эксперименталь эндокринология һәм гормоннар химиясе институты хезмәткәре, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе;
  • Оныгы — Николаев Николай Олегович (1929—1993), табиб, медицина фәннәре докторы, РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк гастроэнтерология фәнни-тикшеренү институты профессоры[7].

Искәрмәләр

  1. https://person.lib48.ru/nikolaev-vladimir-vasilevich
  2. 1 2 3 4 5 6 Николаев Владимир Васильевич. Онлайн-энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  3. 1 2 3 4 Николаев Владимир Васильевич. Краеведческий портал Липецкой области. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  4. 1 2 3 Николаев Владимир Васильевич (1871–1950). Летопись Московского университета. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  5. 1 2 3 Николаев Владимир Васильевич (1871-1950). Липецкая областная универсальная научная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  6. Николаев Владимир Васильевич. Пензенский государственный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.
  7. Николаев Владимир Васильевич (1871–1950). Новодевичий некрополь. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 апрель 2026.