Владислав Фронин
Владислав Александрович Фронин (21 апрель 1952, Андреевка, Ульяновск өлкәсе) — СССР һәм Россия журналисты. «Российская газета»[1] газетының һәм «Родина»[2] журналының баш мөхәррире. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2016).
Тәрҗемәи хәле
1952 елның 21 апрелендә Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Андреевка авылында туа[3].
1974 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын «журналистика» белгечлеге буенча тәмамлый[4].
Журналистлык карьерасын 1974 елда «Комсомольская правда» газетында башлый, анда стажёрдан һәм хәбәрчедән башлап, җаваплы сәркатипкә һәм баш мөхәррир урынбасарына кадәр күтәрелә[5].
1986 елда комсомол эшенә җибәрелә. 1986—1988 елларда — ВЛКСМ Үзәк Комитеты бүлеге мөдире.
1988—1995 елларда — «Комсомольская правда» газетының баш мөхәррире, «Комсомольская правда» ябык акционерлык җәмгыяте советы әгъзасы. 1990 елның октябрендә "Римское обращение"не имзалый.
1994—1996 елларда — «Деловой вторник» атналыгының редакция коллегиясе әгъзасы.
1995—1996 елларда — «Безнең йорт — Россия» Бөтенроссия иҗтимагый-сәяси хәрәкәте матбугат үзәге җитәкчесе.
1996—2001 елларда — баш мөхәррир урынбасары, баш мөхәррирнең беренче урынбасары, 2001 елдан — «Российская газета»ның баш мөхәррире[6].
2013—2016 елларда — Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы[7].
2014 елдан — «Родина» журналының баш мөхәррире[8].
Мөхәррирлек проектлары
Владислав Фронин аудитория белән эшләүнең берничә яңа форматын башлап җибәрә. Ул — 1985 елның октябрендә "Комсомольская правда"да беренче тапкыр уздырылган «Туры элемтә» — дәүләт эшлеклесенең газета укучылары белән турыдан-туры сөйләшүен оештыру идеясе авторы. Соңыннан бу форматны башка россиякүләм массакүләм мәгълүмат чаралары куллана. Редакциянең беренче кунагы — СССР Нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре төзелеше министры урынбасары Анатолий Весельев[9]. Моннан тыш, Владислав Фронин тәкъдиме белән "Комсомольская правда"да Себернең нефть-газ төзелешләренә барырга теләүчеләр өчен купон-сораштырулар бастырыла башлый[10].
"Российская газета"да Владислав Фронин «Деловые завтраки[11]» — хакимият вәкилләре, сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре һәм спортчылар белән очрашулар үткәрүне башлап җибәрә, алар барышында сорауларны укучылар һәм басма журналистлары бирә.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Хөрмәт ордены (2010 елның 15 октябре) — матбугат өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[12];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале (2006 елның 2 августы) — мәдәният, матбугат, телерадиотапшырулар өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[13];
- Франциск Скорина ордены (2015 елның 24 сентябре, Беларусь) — бердәм мәгълүмат киңлеге булдыруга һәм журналистика өлкәсендә Белоруссия-Россия хезмәттәшлеген үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен[14][15];
- Хөрмәт ордены (2009 елның 19 гыйнвары, Көньяк Осетия) — 2008 елның августында Көньяк Осетия тирәсендәге вакыйгаларны объектив яктыртуны оештыруга зур өлеш керткән өчен[16];
- «Хезмәттәге уңышлар өчен» медале;
- «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале;
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2016 елның 14 мае) — ватан мәдәниятен һәм сәнгатен, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[17];
- Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2019 елның 12 ноябре) — Россия-Белоруссиянең дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуга керткән өлеше өчен[18];
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2008 елның 10 июне) — рус телен популярлаштыруга зур өлеш керткән, Россиядә һәм чит илләрдә Рус теле елы чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен[19];
- Украина Министрлар Кабинетының Мактау грамотасы (2002 елның 10 декабре) — Украинаның сәүдә-икътисади элемтәләрен үстерүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен һәм Россия Федерациясендә Украина елы тәмамлану уңаеннан[20];
- «Золотое перо России» премиясе (2016) — Россия журналистикасындагы күренекле казанышлары өчен[21].
Һөнәри даирәләрдә танылуы
2012 елда «Российская газета» нәшриятында «Владислав Фронин. Пепел и алмаз» дигән истәлекләр җыентыгы басылып чыга. Китапта Ядвига Юферова, Владимир Снегирёв, Евгений Примаков, Виталий Игнатенко, Владимир Сунгоркин, Геннадий Селезнёв, Наталия Солженицына һәм башка авторларның материаллары тупланган[22].
Искәрмәләр
- ↑ Владислав Александрович Фронин (рус.). Российский совет по международным делам. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Юбилей Владислава Фронина (рус.). Союз журналистов Москвы (21 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Фронин Владислав Александрович. 24 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Лучшие выпускники кафедры (рус.). Казанский федеральный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Снегирев В.. Владислав Фронин: «Бумажную журналистику лучше назвать журналистикой мысли» [рус.] (2022-04-21).
- ↑ Владислав Фронин - Российская газета (рус.). Российская газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
- ↑ Пресс-центр МВД России. Члены Общественного совета при МВД России поздравили сотрудников подразделений информации и общественных связей органов внутренних дел с профессиональным праздником (рус.). МВД Медиа (10 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Главред РГ: у нас есть источник информации, которого нет ни у кого (2020-11-11). 24 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ «Прямая линия» с Владиславом Фрониным (рус.). Общественное телевидение России. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Прямая линия Фронина. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 май 2013. Архивировано 16 гыйнвар 2014 года.
- ↑ Главному редактору «Российской газеты» Владиславу Фронину — 70 лет (рус.). Год литературы (21 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 октября 2010 года № 1256 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2019. Архивировано 17 апрель 2022 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 2 августа 2006 года № 829 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2019. Архивировано 3 март 2018 года.
- ↑ Указ Президента Республики Беларусь от 24 сентября 2015 года № 403 «О награждении»
- ↑ Высоких государственных наград Беларуси удостоены руководители российских средств массовой информации. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2019. Архивировано 17 август 2018 года.
- ↑ Списки награждённых ЮО — 2
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 14 мая 2016 года № 225 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2019. Архивировано 1 июнь 2016 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 12 ноября 2019 года № 386-рп «О поощрении». Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2019. Архивировано 25 февраль 2021 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 10 июня 2008 года № 324-рп «О поощрении Фронина В. А.» Мөрәҗәгать итү датасы: 20 апрель 2019. Архивировано 20 апрель 2019 года.
- ↑ Постановление Кабинета Министров Украины от 10 декабря 2002 года № 1841 «О награждении Почётной грамотой Кабинета Министров Украины»
- ↑ Вручение высшей профессиональной награды «Золотое перо России 2016» [рус.] (2016-01-29).
- ↑ Хроники Фронина. Главному редактору «Российской газеты» — 70 лет [рус.] (2022-04-21).