Всеволожск районы

Все́воложск райо́ны (рус. Все́воложский муниципа́льный райо́н) — Русиянең Ленинград өлкәсе составындагы муниципаль берәмлеге. Халык сыны буенча Россиянең иң зур муниципаль районы булып тора.

Административ үзәгеВсеволожск шәһәре.

Тарих

Революциягә кадәр

Борынгы заманнарда район территориясе «Варяглардан грекларга» Бөек су юлында һәм Рус белән Скандинавия арасындагы коры җир юлында урнашкан булган[4].

Совет чоры

1923 елда Шлиссельбург һәм Петроград өязләрен бердәм Петроград өязенә берләштерәләр. Аның составыннан хәзерге Всеволожск районы территориясендә тулысынча яки өлешчә: Рябовск, Ленин, Токсов, Маток, Вартемяг, Парголов, Сестрецк һәм Куйвозов волостьлары урнашкан.

Совет чорыннан соң

1998 елның декабрендә Сертолово бистәсе өлкә карамагындагы шәһәрләр категориясенә кертелә.

Район географиясе

undefined

Район Петербург белән Ладога күле арасында Ленинград өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан, Невадан төньякка таба урнашкан.

Транспорт

Районның көньяк өлеше аша федераль автомобиль юлы «Кола» уза Р21 (E 105, Санкт-ПетербургПетрозаводскМурманск).

Искәрмәләр