Вәсигъ Зәһриев
Вәсигъ Зәһриев (Вәсигъ Васил улы Зәһриев, 1 декабрь 1930 — 8 март 1994) — урманчы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1981), профессор (1989). Урман утыртмалары үсешенең типлары турында яңа өйрәтмәсенә нигез салучыларның берсе. 1959 елдан Бөтенрусия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механиклаштыру ФТИдә, 1980 елдан урман такслау кафедрасы тәҗрибәханәсе мөдире. Агач үсүен классификацияләүгә, аны билгеләү һәм аңардан файдалану ысулларына караган фәнни хезмәтләр авторы.