Габбәс I

Габбәс I (фар.  شاه عَباس بُزُرگ; азәри. I Abbas Səfəvi, (27 гыйнвар 1571(15710127), Һәрат — 19 гыйнвар 1629, Казвин) — Иран шаһы (1587—1629), гаскәрбашы. Сәфәвиләр династиясеннән. Габбәс I үз хакимлекнең беренче елларныда ук дәүләттәге эчке таркаулыкка чик куеп, үзәкләшкән дәүләт төзүгә керешкән; мөнтәзәм гаскәр төзеп, Азәрбайҗан һәм Хөрәсән (1598), Бәхрәйн (1602), Кандаһар (1621), Хөрмүз утравын (1622) һәм Гыйракны (1623) үзенә буйсындырган. Габбәс I дәверендә Сәфәвиләр дәүләте башкаласы Казвиннан Исфаханга күчерелгән (1598), яңа шәһәрләр, юллар, күперләр, кәрвансарайлар, кирмәннәр төзелгән, күпләп каналлар салынган. Габбәс I Бохара ханлыгы, Рәсәй, Англия, Аустрия, Испания, Нидерланд һәм башка дәүләтләр белән сәүдә һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштырган. Габбәс I дәверендә Иран көчле үзәкләшкән дәүләткә әйләнгән. Иранда аны «бөек» дип ихтирам итәләр.

Искәрмәләр