Габделкадыйр Әлҗәзаири
Габелкадыйр (Габделкадыйр бин Мөхетдин әл-Җәзаири, гарәп. عبد القادر الجزائري, 6 сентябрь 1808, Мөгаскәр — 26 май 1883, Димәшкъ) — гарәп әмире, Әлҗәзаирнең милли каһарманы, дин белгече, суфый, галим, оратор һәм шагыйрь. Франсуз колонизаторларына каршы булган 1832-1847 еллардагы баш күтәрүнең җитәкчесе. Габделкадыйр җитәкчелегендәге кабиләләр, франсузларны берничә сугышта җиңеп, 1832 елда көнбатыш Әлҗәзаирдә әмирлек булдырганнар. Баш күтәрү бастырылганнан соң әсирлеккә алынган.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 Abdelkader // Encyclopædia Britannica (ингл.)