Габделмәлик Габдуллаҗанов
Габделмәлик Габдуллаҗанов (таҗ. Абдумалик Абдуллоҷонов, 1 гыйнвар 1949, Хуҗанд, Таҗик ССР, ССРБ) — таҗик сәясәт эшлеклесе. 1971 елдан инженер-техника эшендә. 1980 елдан Таҗик ССР хәзерләүләр министры урынбасары. 1986 елдан ТаҗССР икмәк мәхсулатлары министры урынбасары (1987 елдан - министр). 1992-1993 еллардар - Таҗикстан премьер-министры, 1994-1995 елларда - Таҗикстанның Рәсәйдәге илчесе. 1990-еллар урталарыннан мөһаҗирлектә.