Габделхак Габдуллаев
Габделхак Габдуллаев (үзб. Abdulhaq Abdullayev, 30 декабрь 1918, Төркистан — 29 октябрь 2001, Ташкент) — үзбәк рәссамы, Үзбәкстанның халык рәссамы (1968). Сәмәрканд сәнгать укуханәсендә (1931-1936) һәм Мәскәү сәнгать институтында (1938-41) укыган. Милли колоритле реалистик портретлар («Шәһла җиян», 1960; «А. Нәвайи», 1968, «Кыргыз бүрегендә автопортрет», 1981) авторы.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Абдуллаев Абдулхак Аксакалович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.