Габделхак Сафиуллин

Габделхак Сафиуллин (1 сентябрь 1934 ел) — табиб. ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1975), Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1976). Мәчетле районының мактаулы гражданы (2009).

Тәрҗемәи хәле

Габделхак Кашаф улы Сафиуллин 1934 елның 1 сентябрендә Башкорт АССРның (хәзерге Башкортстан) Мәчетле районы Олы Кызылбай авылында туган.

Олы Кызылбай сигезьеллык, Әләгәз урта мәктәбен тәмамлаган.

1954 елдан Карл Маркс исемендәге колхозда эшли.

1964 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм шул ук елны Әләгәз участок больницасының баш табибы вазыйфасына тәгаенләнә.

1968 елдан Олы Ыктамак үзәк район больницасында рентгенолог булып эшли.

1969 елда[1] «Карагай» шифаханәсенең баш табибы итеп тәгаенләнә, 1984 елдан шул шифаханәдә ординатор булып эшли.

1997 елдан кабаттан Олы Ыктамак үзәк район больницасында рентгенолог булып эшли.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1975)
  • Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1976)
  • Мәчетле районының мактаулы гражданы (2009).

Искәрмәләр

  1. Район энциклопедияһында «1980 йылдан» тип хаталы күрһәтелгән, дөрөҫ дата «Ҡарағай» шифаханаһының сайтында яҙылған

Чыганаклар

  • Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:иллISBN 978-5-9613-0148-9