Габриел Җурҗу

Габриел Җурҗу (рум. Gabriel Nicu Giurgiuрус. Габриэл Нику Джурджу, 3 сентябрь 1982, Клуж-Напока, Румыния Социалистик Җөмһүрияте[d]) — Румыния футболчысы, Клуж-Напока шәһәренең «Университатя» клубы ярымсакчысы.

Тормыш юлы

Клуб карьерасы

Джурджу карьерасын Клуж-Напоканың «Университатя» клубында башлый. 2007 елның гыйнварында «Оцелул» белән контракт имзалый. Берничә уңышлы уеннан соң, 2007 елның августында Казанның «Рубин» клубына күчә[3]. Россия чемпионатында 1 сентябрьдә 23 нче турның «Амкарга»га каршы кунак матчында беренче тапкыр «Рубин» өчен уйный: ул уенның 61 нче минутында Әнсар Аюповны алмаштыра[4]. 2008 елның гыйнварында ул сезон ахырына кадәр яңадан «Оцелул»га аренда хокукында уйный[5]. Шул ук елның маенда «Рубин»га кайта. 2009 елның гыйнварында кабат «Оцелул» белән тулы хокуклы контракт имзалый. 2014/2015 еллар сезонында Израильдә Нетаниянең «Маккаби» клубында уйный, киләсе сезонны Кьяжнаның «Конкордия» командасында үткәрә. 2016 елдан кабат «Университатя» (Клуж) өчен чыгыш ясый.

Җыелма командада

Джурджу Румыния җыелма командасы өчен 2011 елның 7 июнендә 28 яшендә Бразилиягә каршы иптәшләрчә уенда катнаша. Дүрт көннән соң Парагвайга каршы уенда катнаша.

Искәрмәләр

  1. Gabriel Giurgiu // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. GABRIEL GIURGIU // Base de Datos del Fútbol Argentino (исп.)
  3. «Рубин» подписал Джурджу. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2016. Архивировано 20 декабрь 2016 года.
  4. Протокол матча «Амкар» - «Рубин» 2:1. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2016. Архивировано 21 декабрь 2016 года.
  5. Рубин в лицах. Часть десятая. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 декабрь 2016. Архивировано 21 декабрь 2016 года.