Гәверлә Беляев
Гәверлә Беляев (Гәверлә Җәпим улы Беляев, рус. Беляев Гавриил Ефимович, 26 февраль 1903 — 1973) — журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1965).
Хезмәт юлы
Журналист эшчәнлеген 1922 елда «Киңәш» гәҗитендә башлый.
- 1927-1929 — «Киңәш» гәҗите мөхәррире.
- 1936-1938 — «Стахановец» гәҗите мөхәррире (Ленинабад).
- 1938-1941 — ТАССның Татарстан бүлеге мөхәррире.
- 1941-1945 — фронт мөхбире, «Знамя Артиллериста» гәҗите мөхәррире.
- 1946-1956 — «Кызыл Татарстан» гәҗитенең сәнәгать һәм транспорт бүлеге мөдире.
- 1956-1958 — «Нефтяник Татарии» гәҗите мөхәррире.
- 1958-1961 — «Коммунист Татарии» гәҗитенең җаваплы сәркатибе.