Габделгазиз Зыятдинов
Габделгазиз Зыятдинов (Габделгазиз Габдрахман улы Зыятдинов, 15 июль 1904 — 28 октябрь 1991 (87 яшь)) — актер, ТАССРның халык артисты (1968). Әстерхан (1929-1930), Мәскәү (1930-1932, актер һәм директор урынбасары), Ленинград (1933-1934) татар театрларында, 1934 елдан Татар академия театрында эшләгән. Әһәмиятле рольләр: Хайдел, Мирвәли («Бишбүләк», «Шомлы көннәр», Т. Гыйззәт), Хөсәен Ямашев («Тукай», Ә. Фәйзи).