Гайфулла Вәлиев

Гайфулла Вәлиев (Гайфулла Хәмит улы Вәлиев, баш. Ғәйфулла Хәмит улы Вәлиев) – язучы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980).

Тәрҗемәи хәле

1930 елның 6 ноябренда БАССР Красноусол районы (хәзерге Гафури районы) Имәнлек авылында туган. Ятим үсә. ФЗӨ тәмамлагач, Стәрлетамак сода комбинатын төзүдә катнаша. Җидееелык мәктәпне, Уфада урман хуҗалыгы техникумын (1957), Ленинградта югары фирка мәктәбен (1962) тәмамлый.

1957-1958 елларда «Совет Башкортстаны» газетасында, 1963 елдан «Сәнәк» журналында эшли. 1965-1968 елларда Күгәрчен райкомы сәркатибе, аннан соң Уфада радиокомитетта баш мөхәррир.[1]

Иҗаты

Г. Вәлиев журналистлык эшен һәрвакыт актив иҗат эше белән бергә алып барды. «Торналар төяге» дигән беренче китабы (1974) урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт батырлыгын тасвирлый. Икенче китабы – «Өчтамак» (1978) әдәбиятта сәнәгать темасына багышланган китаплар рәтен баета. «Әнием фатыйхасы» (1981) китабындагы повесть һәм хикәяләр тугъры сүзле кешеләрне югары күтәрә. Аның сәхнә әсәрләре – «Хыял кошым», «Иске күпер» пьесалары Салават драма театрында куелды.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1978)

ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1957)

Чыганаклар

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. башинформ
  2. Башкорт белешмәлеге, archived from the original on 2014-04-07, retrieved 2021-08-15