Галимҗан Акчурин

Галимҗан Акчурин (Галимҗан (Азимҗан) Кәлимулла улы Акчурин, 18951933) — фирка эшлеклесе һәм шагыйрь. Кышкар мәдрәсәсендә, 1910 елдан Казанның "Касыймия" мәдрәсәсендә укый.[1]

Октябрь иныйлабына кадәр лирик шигырьләре «Сөембикә», «Шура» журналларында, «Йолдыз» гәҗитендә басыла; шуннан тыш, Акчуринның Пушкин, Лермонтов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткәнлеге билгеле.

1914 елдан Урта Азиядә: ТөркАССР ҮБК әгъзасы (1918-1919), Харәзем комунистлар фиркасенең ҮК беренче сәркатибе (1920), ТаҗАССР финанс халык комиссары (192?). 1926-1928 елларда ТАССР финанс халык комиссары урынбасары. 1930 елдан Ташкент ВКП(б) тарихы фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр.

Искәрмәләр

  1. Татар шигърияте. XX гасыр башы. Казан, Мәгариф, 2004