Галимҗан Зарипов
Бу авыл хуҗалыгы белгече турында мәкалә, табиб Галимҗан Зарипов белән бутамагыз.
Галимҗан Зарипов, Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов (рус. Галимзян Саетзянович Зарипов) ― авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, 1982 елдан «Ворошиловский» совхозы директоры. РФ (1996) һәм ТАССР (1985) Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтәре, Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданы (2007).
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 14 маенда Татарстан АССР, Чаллы (хәзерге Тукай) районы Әҗмәкәй авылында туа.
Башлангыч белемне туган авылында, сигезьеллыкны Иске Гәрдәле авылында, тулы урта белемне Пучыда ала. Казан авыл хуҗалыгы институтына (2006 елдан аграр университет) туган «Гигант» совхозы стипендиаты итеп укырга җибәрелә. Әлеге югары уку йортының механика бүлеген «авыл хуҗалыгын механизацияләү һәм электрлаштыру» белгечлеге буенча тәмамлагач (1970), Г. Зарипов «Гигант» совхозында авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер-механик, баш инженер булып биш ел эшләгәннән соң, җитештерү буенча директор урынбасары итеп билгеләнә[1]. Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаган Гобәйдә Садри кызы белән гаилә корып, хезмәт юлын бергә үтәләр, өч кыз үстерәләр.
1979—1982 елларда Калинин исемендәге колхоз (үзәге Мәләкәс) рәисе булып эшли. 1982 елдан башлап, 28 ел дәвамында Кама аръягында ачык туфракта яшелчә продукциясе җитештерү буенча махсуслашкан «Ворошиловский» совхозын (үзәге Бәтке) җитәкли (2003 елдан «Ворошилоский» АҖ генераль директоры).
Тукай районы башлыгының торак-коммуналь хуҗалык буенча киңәшчесе булып эшли[1].
Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1985 ― ТАССР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
- 1996 ― РФ Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
- 2007 ― Яр Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданы;
- Хөрмәт Билгесе ордены.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Зария Валиева. Главное качество в человеке — искренность. «Светлый путь», 20.05.2022
- ↑ Весна победы нашей. республика21век.рф, 19.05.2020 [рус.]
- ↑ Зарипов Галимзян Саетзянович. Портал Чекко
Сылтамалар
- Зарипов Галимзян Саетзянович. Набережные Челны, 7.02.2020
- Евгений Аюпов. Романтик агропрома. «Элита Татарстана», 13.05.2012 [рус.]