Галимә Хәбирова

Хәбирова Галимә Фәткулла кызы (17 август 1928 ел) — травматолог-ортопед-галим, медицина фәннәре докторы (1982. Татарстан АССР-ның атказанган табибы (1985), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1969) һәм ССРБ уйлап табучысы (1986).

Тәрҗемәи хәле

Галимә Фәткулла кызы Хәбирова 1928 елның 17 августында Башкорт АССР-ының Мәсәгуть кантоны Малаяз (хәзерге Салават районы Татар Малаязы) авылында туган[1]. Малаяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1956 елга белән Башкорт дәүләт медицина институтында югары һөнәри белем алган.

1956 елдан, БДИ-ны тәмалаганнан соң, Башкортстанда, Туймазы үзәк район дәваханасында, аннары, 19581961 елларда Татарстанда, Баулы үзәк район дәваханәсендә эшли.

19621987 елларда Казан ортопедия һәм травматология фәнни-тикшеренү институтында (19821986 елларда бүлек мөдире) хезмәт итә. 1960 елдан Татарстан Фәннәр Академиясенең «Восстановительная травматология и ортопедия» фәнни-тикшеренү институтында (НИЦ) эшли.

Галимә Фәткулла кызының гыйльми эшчәнлеге даими аяк-кулларның йомшак һәм сөяк тукымаларына магнит яссылыгының тәсирен өйрәнүгә, кушма һәм күпсанлы сынауларны диагностикалау һәм дәвалау дәвалавын камиллаштеруга, буын зарарлануын дәвалау ысулларына багышланган. Хәбирова катнашлыгында иң сөягенең проксима бүлеге сынуын, көпшә кебек озын чуклар остеомиелиты хирургик дәвалау ысулы, буыннар сынуын дәвалау саклагыч корылма җентекләп эшләнгән. 90-нан артык тикшеренү һәм 3 уйлап чыгару авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Татарстан АССР-ның атказанган врачы (1985),
  • ССРБ сәламәтлек саклау алдынгысы (1969),
  • ССРБ-ның уйлап чыгаручысы (1986).

Искәрмәләр

  1. Башкирская энцкиклопедия — Хабирова Галима Фаткулловна 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 10 август 2018]

Чыганаклар

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998-703 с.