Гарри Каспаров

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Гарри Каспаров
Garry Kasparov European Union 2023 (cropped).jpg
Исеме рус. Гарри Кимович Вайнштейн
Туган көне 13 апрель 1963(1963-04-13)[1][2][…] (61 яшь)
Туган
Ил
Эшчәнлеге шаһматчы, сәясәтче, язучы, журналист, тәнкыйтьче
Бүләк һәм премияләр
Култамагасы Файл:Autografo Garri Kasparov.jpg

Гарри Каспаров (дөнья чемпионы, шахмат әдәбиятчысы һәм сәясәтче. Кайбер белгечләр Каспаровны тарихтагы иң бөек шахматчы дип саныйгроссмейстер (1980), СССР-ның атказанган спорт мастеры (1985), СССР чемпионы (1981, 1988), Россия чемпионы (2004). Бөтендөнья шахмат олимпиадасының сигез тапкыр җиңүчесе: дүрт тапкыр СССР командасы составында (1980, 1982, 1986, 1988) һәм дүрт тапкыр Россия командасы составында (1992, 1994, 1996, 2002). Ул — унбер шахмат «Оскар»ы (елның иң яхшы шахматчысына бирелүче приз) иясе. Каспаров, ике кыска өзеклек белән, 1985 елдан 2006 елга чаклы ялгызы ФИДЕ рейтингының башында була: 1993 елгы ФИДЕ карары белән 1994 елда рейтингтан төшереп калдырылаВладимир Крамник белән бер төрле рейтингка ия булаМагнус Карлсен яңа рекорд куйганга чаклы, Каспаров рекордчы була[13].

Каспаров, 1985 елда Анатолий Карповны җиңеп, дөнья чемпионы була. «Ике К»ның каршы торуы 1980 еллар уртасыннан башлап 1990 еллар башына чаклы дәвам итә, бу аралыкта Карпов һәм Каспаров дөнья чемпионы исеме өчен биш матч уйный. 1993 елда Каспаров һәм яңа дәгъвачы Найджел Шорт ФИДЕ-дән чыга һәм яңа оешма — Профессиональ шахмат ассоциациясе (ПША) эгидасы астында матч үткәрә. ФИДЕ Каспаровты титулыннан мәхрүм итә һәм 2006 елга чаклы дөнья чемпионы икәү була — ПША версиясе буенча һәм ФИДЕ версиясе буенча. 2000 елда дөнья беренчелегендә Каспаров Владимир Крамникка оттыра.

2005 елда ул, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнү максатында, шахмат карьерасын тәмамлавын игълан итә. Берничә оппозицион хәрәкәттә катнаша: Берләшкән гражданнар фронты рәисе, Бөтенрусия гражданнар конгресының рәистәшләренең берсе, Россия Федерациясенең Милли ассамблеясы депутаты була. 2008 елда «Теләктәшлек» Берләшкән демократик хәрәкәтенең федераль бюросын оештыручыларның берсе һәм аның әгъзасы була, әмма 2013 елда аның җитәкче органнарыннан китә. 2012 елның октябрендә Россия оппозициясенең координация советына сайлана. 2013 елның июнендә Россиядән китүе һәм халыкара мәйданда «Путин режимы»на каршы көрәшен дәвам итәчәге турында белдерә Кирсан Илюмжинов сайлана.

Балачак

Гарри Каспаров 1963 елның 13 апрелендә яһүди чыгышлы, анасы ягыннан — әрмән[16][17]. Гарриның дәү әтисе Моисей Рубинович Вайнштейн (1906—1963) билгеле Бакы композиторы һәм дирижёры, каланың берничә драма театрының музыкаль бүлеге мөдире була. Атасы ягыннан бөтен гаиләләре музыкаль: атасының энесе Леонид Моисеевич Вайнштейн — композитор [18], Азәрбайҗанның атказанган сәнгать хезмәткәре, дәү әнисе — урта мәктәптә музыка укытучысы. Ике туган абыйсы Тимур Вайнштейн — телепродюсер.

Каспаровның ата-анасы шахмат белән мавыга һәм гәҗиттә басылган шахмат мәсьәләләрен чишә. Гарри аларның баш ватканын һәрчак күзәтә һәм бер мәл чишелешне әйтә; бу чакта аңа биш яшь була. Моннан соң атасы Гаррины шахмат уйнарга [19][20] өйрәтә. Гарри җиде яшеннән Бакы Пионерлар сараенда даими шахмат дәресләре ала, аның беренче тренеры Олег Исаакович Приворотский  була. Шул яшендә Гарриның атасы лимфосаркома чиреннән [21] вафат була. Ире үлгәннән соң, Клара Шагеновна үзен тулысынча улының шахмат карьерасына багышлый. 1975 елда, Гаррига 12 ел булганда, Клара Каспарова улының фамилиясен  Вайнштейннан Каспаровҡа алмаштыра. Бу, СССР-да яшәп килгән антисемитизм[22] улының алга табагы шахмат карьерасына комачаулавы мөмкинлегеннән чыгып, туганнарының ризалыгы белән эшләнә. 1977 елда Гарри Каспаров ВЛКСМ сафына баса.

Шахмат карьерасы

Шахмат карьерасының башы, гроссмейстер исемен алуы 

Гарик Вайнштейнга  11 яшь (1974 ел)

Вильнюста узган үсмерләр ярышында ун яшьлек Гарри озак еллар буе тренеры булачак мастер Александр Никитин белән таныша. 1976 елга  тикле Никитин әледән-әле киңәшләр, консультацияләр һәм язма эшләр бирә, соңыннан алар команда булып даими эшли [23]. 1973 елның августында аның тәкъдиме белән Гарри дөнья экс-чемпионы Михаил Ботвинник мәктәбенә тикшерелергә  килә һәм кабул ителә. Ботвинник яшь шахматчының индивидуаль план буенча күнегеүенә, ә соңрак стипендия алып шөгыльләнүенә ирешә[22]. 1974 елда Мәскәүдә Пионер сарайлары турнирында (турнирда һәр Сарайның командасын гроссмейстер җитәкли һәм башка командаларга бер тапкыр уйнау сеансы бирә) Гарри  гроссмейстер Юрий Авербахты җиңә. Киләсе ел башында Гарри, үзеннән 6-7 яшькә өлкәнрәк дәгъвачыларга каршы көрәшә, илнең үсмерләр беренчелегендә катнаша[22]. Ленинградта Пионерлар  сарайларының яңа турнирында дөнья чемпионы Анатолий Карповка каршы уйнаганда, тиң позициягә ирешә, әмма  ялгыша һәм җиңелә[24]. Шул ук турнирда Виктор Корчнойга каршы сеанста гроссмейстерны тиң исәпкә мәҗбүр итә.

1976 елның башында, унике яшендә, Гарри Каспаров шахмат буенча үсмерләр арасындагы СССР чемпионатында, катнашучыларның күпчелеге аннан өлкәнрәк булуга карамастан, җиңү яулый. Моннан соң, Никитин Мәскәүдә яшәгәнлектән, Бакыда яшәгән Александр Шакаров Каспаровның даими тренеры була[24]. Шул ук елда спорткомитет таләбе буенча,  тренерлар моңа каршы булса да, Каспаров кадетлар (18 яшькә тиклемге үсмерләр) арасында үткәрелгән дөнья чемпионатына бара, һәм өченче урынны бүлешә [25]. 1977 елның  башында Каспаров янә үсмерләр арасында ил беренчелегендә җиңә, бу юлы 9-дан 8½ нәтиҗәсе белән. Яшь чикләве 17-гә төшерелгән кадетлар арасындагы дөнья чемпионатында Каспаров өченче урынны ала. Соңгы өч турга тикле ул булачак җиңүче Йоун Арнасон белән беренче урынны бүлешә, әмма талчыгудан калган партияләрне тиң исәпкәтәмамлый[25].

1978 елның гыйнварында Минскта Сокольский мемориалында җиңә һәм шахмат буенча спорт мастеры исемен ала. Мастер нормасын ул ярыш тәмамлануга биш тур калганда ук үти, ә соңгы турда Анатолий Лутиковты җиңә — бу Каспаровның гроссмейстер белән беренче турнир  очрашуы була[26].

Унбиш яшендә Каспаров Ботвинникның ассистенты була. Июльдә Петросян — 2½ очкога. Баня-Лукада Каспаров беренче гроссмейстер балын ала[30]. Тәүге тапкыр халыкара рейтинг алып, Каспаров рейтинг исемлегендә унбишенче урынга эләгә[31].

Бакыга кайткач, Каспаровны абруйлы сәясәтче, Азәрбайҗан Компартиясе Үзәк Комитеты сәркатибе һәм КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзалыгына кандидат Гейдар Алиев кабул итә. Шул вакыттан башлап, Алиев Каспаровны канат астына ала[32]. 1979 ел азагына 47 нче СССР чемпионатында Каспаров өч җиңү белән башлый. Соңрак күрсәткечләр түбәнәюгә китә (алты тиң исәп, бер җиңү һәм өч җиңелү), әмма көчле финиш 17 очкодан 10 очко белән 3—4 урыннарны яулау мөмкинлеген бирә. Турнирда ветеран Ефим Петрович Геллер җиңә[33].

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 http://www.imdb.com/name/nm0440716/bio
  2. 2,0 2,1 Garry Kasparov // filmportal.de — 2005.
  3. What's Bad for Putin Is Best for Russians (ингл.) // The New York Times / J. Kahn — Manhattan, New York City: The New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2006. — ed. size: 1122400; ed. size: 1132000; ed. size: 1103600; ed. size: 648900; ed. size: 443000 — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  4. Police and Protesters Clash in St. Petersburg (ингл.) // The New York Times / J. Kahn — Manhattan, New York City: The New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2007. — ed. size: 1122400; ed. size: 1132000; ed. size: 1103600; ed. size: 648900; ed. size: 443000 — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  5. Večernji list — Styria Media Group AG, 2014. — ISSN 0350-5006; 1333-9222
  6. BNE authority file
  7. Barden, L. Obituary: Bobby Fischer. Guardian (19 гыйнвар 2008). Дата обращения: 13 декабрь 2010. Архивировано 11 август 2011 года.
  8. Рохер, Ф. Каспаров: король уходит со сцены. BBC (12 март 2005). Дата обращения: 13 декабрь 2010. Архивировано 11 август 2011 года.
  9. FIDE Rating List :: July 1993, FIDE Rating List :: January 1994, FIDE Rating List :: July 1994, FIDE Rating List :: January 1995.
  10. FIDE Rating List :: January 1996
  11. Каспаров — 2851. Спорт-Экспресс (27 май 1999). Дата обращения: 11 декабрь 2010. Архивировано 11 август 2011 года.
  12. FIDE Rating List :: July 1999
  13. Доспехов, А. Магнус Карлсен наиграл на рекорд. Коммерсантъ (12 декабрь 2012). Дата обращения: 12 декабрь 2012. Архивировано 15 декабрь 2012 года.
  14. Каспаров, Г. Я хочу прояснить ситуацию. Каспаров.ыру (7 июнь 2013). Дата обращения: 10 гыйнвар 2014.
  15. Биография. каспаров.ру. Дата обращения: 21 февраль 2011. Архивировано 11 август 2011 года.
  16. Garry Kasparov, Encyclopaedia Britannica.
  17. Спросите Каспарова. Газета.ру. Дата обращения: 21 февраль 2011. Архивировано 27 март 2012 года.
  18. Лентапедия сәхифәсендә
  19. Е. Гик Гарри — вундеркинд и гений игры // «Наука и жизнь» № 9, 2005
  20. Каспаров, Г. К. . — ISBN 5-278-00297-2.
  21. Каспаров, Г. К. . — ISBN 5-278-00297-2.
  22. Калып:Мәҡәлә
  23. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 323—441.
  24. Наука и жизнь» № 10, 2005
  25. Калып:Мәҡәлә
  26. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 323—324
  27. Innes, Phil Chessville Plays 20 Questions with GM András Adorján. chessville.com. Дата обращения: 23 ноябрь 2010. Архивировано 11 август 2011 года.
  28. Калып:Мәҡәлә
  29. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 100—103
  30. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 100—103.
  31. Никитин, А. С. {{{башлык}}} // 64 — Шахматное обозрение. — № 12. — С. 30—31.
  32. Асриян, В. От Макогонова до Каспарова. ChessPro (2010). Дата обращения: 23 ноябрь 2010. Архивировано 11 август 2011 года.
  33. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 328—329.