Георгий Гахария

Георгий Гахария (гөрҗ. გიორგი გახარია, 1975 елның 19 марты, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 20172019 елларда Гөрҗистан эчке эшләр министры, 2019 елның 9 сентябреннән 2021 елның 18 февраленә кадәр  Гөрҗистан премьер-министры. Гөрҗистан Конституциясенең илне парламент республикасы итеп үзгәрткән соңгы редакциясе нигезендә, премьер-министр илдә реаль хакимияткә ия.

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 19 мартында Гөрҗистан ССР башкаласы Тифлистә туган. Тифлис дәүләт университетының тарих факультетын, Мәскәү дәүләт университетының политология факультетын (сәяси фәннәр магистры, 2000), Мәскәү дәүләт университетының Югары бизнес-мәктәбен (2004) тәмамлаган. 20062009 елларда Мәскәү дәүләт университетының гамәли биотехнология кафедрасы укытучысы[1].

Гөрҗистан хөкүмәтендә

Шәхси бизнеста эшләгәннән соң (SFK Group — генераль директоры; Lufthansa Service Holding AG. — Көнчыгыш Европа, БДБ илләре һәм РФ буенча бизнесны үстерү директоры), 2013 елның мартында Гөрҗистанның бизнес-омбудсмены итеп билгеләнә.

2014 елның декабреннән Гөрҗистан хөкүмәтенең икътисадый шурасы сәркатибе вазыйфасын да бергә алып бара.

2016 елның ноябрендә Георгий Квирикашвили?!, премьер-министр булгач, Георгий Гахарияне үз урынына — икътисад министры вазыйфасына билгели.

2017 елның 13 ноябрендә Георгий Гахария Гөрҗистан вице-премьеры — эчке эшләр министры итеп билгеләнә.

Премьер-министр

2019 елның 3 сентябрендә Мамука Бахтадзе киткәч, Гөрҗистан премьер-министры вазифасына кандидат итеп күрсәтелә[2]. Премьер-министр вазифасына аны «Гөрҗи хыялы»  [ингл.] идарәче фиркасе рәисе, миллиардер Бидзина Иванишвили  [ингл.] тәкъдим иткән. 9 сентябрьдән хөкүмәт башлыгы вазифасында[3]. Парламентның Георгий Гахарияне раслау утырышы Михаил Саакашвили яклы кешеләрнең протесты фонында уза. Алар Гахарияны «Россиягә хезмәт күрсәтү»дә гаепли. Яңа премьер үзе, РФ белән мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә, «салкын акыл» позициясеннән эшләү зарурлыгына басым ясый.

Тышкы сәясәттә премьер-министр Европа берлегенә һәм НАТОга керүгә юнәлеш тотарга, эчке сәясәттә — мәгариф системасын һәм авыл хуҗалыгын үстерергә ниятли. Георгий Гахария илнең төп проблемасы дип эшсезлекне саный.

2021 елның 18 февралендә отставкага китә[4].

Факт

Гахарияне 21 июньгә каршы төндә Тифлисның Руставели проспектындагы митингны көч кулланып бастыруда төп гаепле дип саныйлар. Массакүләм протест акциясе РФ депутатлары делегациясе башлыгы Сергей Гавриловның Гөрҗистан парламенты спикеры кәнәфиенә утыруы аркасында башлана. Полиция белән бәрелешләрдә йөзләгән кеше зыян күргән. Георгий Гахария үз гамәлен «парламентны көч кулланып штурмлауны булдырмый калырга тиеш булуы» белән аңлата[5].

Сылтамалар

Искәрмәләр

Элгәре:
Димитри Кумсишвили
Гөрҗистан эчке эшләр министры
2017–2019
Аннары:
Димитри Кумсишвили
Элгәре:
Мамука Бахтадзе
Гөрҗистан премьер-министры
2019–2021
Аннары:
Ираклий Гарибашвили

Тема буенча өстәмә