Герда Тирен

Герда Тирен (швед. Gerda Tirén, кыз фамилиясе Рюдберг, 11 гыйнвар 1858 ел9 октябрь 1928 ел) — швед рәссам-иллюстраторы.

Биография

1858 елның 11 гыйнварында Швециядә Стокгольм шәһәрендә туа.

1880-1883 елларда Короллек сәнгать академиясында укый. Аннан Франциягә китә. 1884 елның гыйнварында Юхан Тирен белән никахлаша һәм шул ук елда Парижда аңа кияүгә чыга. 1884 елның азагында яшьләр туган илләренә әйләнеп кайталар һәм Увикен шәһәрендә урнашалар.

Соңрак алар Пеннингбюга күчеп килә. Тирст йортында яши башлыйлар. Бөтен гомерләре диярлек анда үтә. 1894 елда гаиләсе белән Увикенга кайтып бераз яшәп китәләр.

1928 елда Пеннингбюда вафат булган. Ире белән янәшә җирләнгән.

Иҗаты

Рәссам портретлар яза, чәчәкләр, натюрморт һәм пейзаж, швед һәм французлар тормышынан жанрлы күренешләр, шулай ук, балаларга багышланган сурәтләр эшли. Скандинавлар, бигрәк тә, аның гномнар турында открыткаларын (nissar) яраталар.

Герда Тиренның китапларга эшләнгән билгеле иллюстрацияләр арасында: Фриц Рейтерның «Илдәге тормыш» китабына, Даниель Дефоның "Робинзон Крузо маҗаралары"на (1899), Марк Твенның «Принц һәм ярлы» китабына һәм күпсанлы әкиятләргә эшләнгән сурәтләр бар.

Рәссам 1923 елда Стокгольмда швед укытучылары гәҗите нәшер иткән «Jultomten» журналы белән актив хезмәттәшлек итә. Бу журналда Сакариас Топелиусның «Чыпчык» шигыренә иллюстрациясе, 1898 елда ук «Раштуа бүләкләрен сатып алырсызмы?» дигән исем астында почта открыткаларына эшләгән элекке акварельләре, балалар өчен күпсанлы жанрлы сурәтләре бастырыла.

Ирле-хатынлы Тиреннарның картиналары Стокгольмдагы милли музей коллекциясендә, Швециянең провинцияләрендәге музейларда һәм күпсанлы шәхси коллекцияләрдә саклана.

Гаиләсе

  • Атасы — Карл Рюдберг (швед. Carl Henrik Rydberg 1820-1902)[6]
  • Анасы — Форсслунд Эмма (швед. Wilhelmina Adelaide Forsslund, 1820-1899)[7]
  • Ире — Тирен Юхан (1853-1911), швед рәссамы. 1884 елдан никахта тора.
    • Улы — Нильс (1885-1935), рәссам
    • Кызы — Кристина (1886-1951), рәссам
    • Кызы — Карин (1887-1951), музыка укытучысы
    • Кызы — Элизабет Ева (1890-1937), җырчы
  • Иренең туганы — Карл Тирен, фольклорчы (легендалар һәм җырлар)