Григол Абашидзе

Григол Абашидзе (гөрҗ. გრიგოლ აბაშიძე, 1 август 1914(19140801), Чиатура, Тифлис губернасы, Рәсәй империясе29 июль 1994, Тбилиси, Гөрҗистан) — гөрҗи язучысы.

Гөрҗистан ФА академиге (1979). Беренче шигырьләре 1938 елда матбугатта дөнья күргән. Беренче паимасы («Кара шәһәрдә яз») 1938 елда нәшер ителгән. «Дошманнар» (1941), «Георги Алтынчы» (1942), «Байраклар» (1943), «Җиңелмәс Кавказ» (1943) паимасы һәм башка әсәрләре Икенче бөтендөнья сугышы турында. «Беренче тбилисилеләр турында риваять» (1959), «Өч дәвергә сәяхәт» (1961) паималары, «Алтын йөземлек» (1969) тупламына кергән шигырьләре заманави темада. «Лашарела» (1957), «Озын төн» (1963), «Корнали» (1969) тарихи романнарында Гөрҗистанның 13 гасырдагы тормышы тасвирланган. Абашидзе Гөрҗистан ССР Дәүләт һимне автордашларыннан (1944-1991 елларда гамәлдә булган) берсе. Ш.Петөфи, А. Мицкевич, И. Вазов, Х. Ботева, П.Неруда, М.Эминеску әсәрләрен гөрҗи теленә тәрҗемә иткән; аның әсәрләре инглиз, франсуз, рус, украина һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Grigol Abashidze // SNAC (ингл.) — 2010.