Гунҗа Нарасимха Свами Гыйбадәтханәсе, Тирумакудал Нарасипура

Гунҗа Нарасимха Свами Гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Карнатака штатында, Майсор районында Тирумакудал Нарасипура шәһәрендә Һинд дине гыйбадәтханәсе. Шәһәр Майсор тарихи әһәмиятле шәһәреннән 20 миля көньяк көнчыгышта урнашкан. Гыйбадәтханә Виджаянагара империясенең 16-ынчы хөкемдары вакытына карый һәм керү капкасы ("маһадвара") өстеннән тәэсирле "гопура" белән типик "Дравид стиле"нда төзелгән һәм изге урын алдында дүрт баганалы "мантапа" ("зал")ы бар. Гыйбадәтханә Кавери елгасы һәм Кабини елгасы кушылу урыны янында урнашкан һәм Һинд дине тарафдарлары тарафыннан изге булып санала. Гыйбадәтханә исемен "Гунҗа (Каннада телендә Гулаганҗи)" агачыннан (Abrus precatorious) алган, ул төп керү алдында үсә. Гыйбадәтханәдә сурәтләргә Һинд дине Ходае Нарасимха һәм шәйтаннар патшасы Хираньякашипу сурәтләре керә. Изгелеге өчен гыйбадәтханә еш Һинд дине тарафдарларының Төньяк Һиндстанда изге шәһәре Варанси (Каши)га тиңлиләр.[1]

Мәшһүр Британия Раджы тарихчысы һәм эпиграфист B. Lewis Rice буенча гыйбадәтханәнең саклаучысы ел саен тәэмин итүе белән Майсорның "Далавое" ("феодаль лорды") булган. Язмалар күрсәтүенчә гыйбадәтханә бу вакыт дәверендә төзекләндерүләр һәм бизәүләр кичергән.[2] Гыйбадәтханә Һиндстан Археологик Тикшерүенең Карнатака дәүләте бүлегенең сакланган һәйкәле булып тора.[3] Якында тагын бер гыйбадәтханә бар, ул "Агастьешвара" гыйбадәтханәсе дип атала, һәм ике гыйбадәтханә дә дини бәйрәмдә ("Ятра")да катнаша, ул ел саен күпсанлы тугърыларны җәлеп итә.[1][4]

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ancient shrine wears a new look. R Krishna Kumar. The Hindu. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2015.
  2. Rice B.L. (1887), p312, Mysore: A Gazetteer Compiled for Government - vol 2, Asian Educational Services, ISBN 81-206-0977-8
  3. Protected Monuments in Karnataka. Archaeological Survey of India, Government of India. Indira Gandhi National Center for the Arts. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2015.
  4. Sajnani Manohar (2001) , p171, Encyclopaedia of Tourism Resources in India, Volume 2, Gyan Publishing, New Delhi, ISBN 81-7835-018-1

Тышкы сылтамалар

Төркемнәр