Гыйсмәтуллин
Гыйсмәтуллин — фамилия. Гарәп теленнән кергән «гыйсмәт» — «намус, йөз суы, пакълек; начар эшләрдән тыелу» сүзеннән ясалган[1].
- Габдулла Гыйсмәтуллин (Габдулла Гыйсмәти, 1883—1938), дәүләт эшлеклесе, педагог, журналист, БАССР мәгариф халык комиссары (1926-1928), ХХШ рәисе (1928-1929).
- Хәнифә Гыйсмәтуллина (XIX гасыр ахыры—XX гасыр башы), мөгаллимә, беренче татар шагыйрәләренең берсе.