Гүзәл Шакирова

Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы (әдәби псевдонимы Гүзәл Әдһәм, рус. Гузель Адгамовна Шакирова, 9 март 1957, Наласа, Татарстан АССР) — Россия язучысы, КФУ Алабуга институты доценты, филология фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле

Шакирова (Габдрахманова) Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елның 9 мартында Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк сәхнәгә тартылып, концерт-спектакльләрдә актив катнаша. Мәктәптә укыганда беренче хикәяләре район газетасында, «Яшь ленинчы» һәм «Ялкын»да даими басылып килә. 1976 елда Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, аңа КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә юллама бирелә. Ул студент елларында фәнни эш белән шөгыльләнә, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба, университетның татар халык хорында җырлап, Алма-Ата, Вильнюс шәһәрләрендә гастрольдә дә була.

1981 елда университетны уңышлы тәмамлагач, Актаныш районының Татар Суыксуы һәм Сәфәр мәктәпләрендә татар теле, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген экстерн рәвештә читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный. «Сүнгән йолдызлар», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Миркәй белән Айсылу» һ.б. әсәрләрне уңышлы сәхнәләштереп, Үзешчәннәрнең Бөтенроссия смотры лауреаты һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты медальләренә лаек була, Профсоюз өлкә комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

1990 елда гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күчеп килгәч, гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Кечкенәдән булган хыялын да онытмый, Алабуга культура училищесының театр бүлеген читтән торып экстерн рәвештә кызыл дипломга тәмамлый һәм укучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә. 1996 елда аны Алабуга дәүләт педагогия университетына эшкә чакыралар, ә 2000 елда исә ул аспирантураны тәмамлап, татар драматургиясе буенча кандидатлык диссертациясе яклый, доцент буларак, студентларның фәнни хезмәтләре белән җитәкчелек итә, конференцияләрдә чыгышлар ясый, драматургия буенча диссертацияләргә оппонентлык итә.

Иҗаты

Гүзәл Әдһәм әдәби иҗат өлкәсендә дә активлыгын киметми, әсәрләре «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Сөембикә», «Казан утлары» кебек гәзит-журналларда даими басылып килә. «Сине миңа язлар алып килде» мелодрамасы белән «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, әлеге пьеса шул исемдәге җыентыкта басылып та чыкты. «Казан утлары» журналы үткәргән кыска бәяннәр конкурсында «Меңнәрнең берсе» бәяне белән катнашып, 2015 елда кызыксындыру премиясенә лаек булды. Жюри рәисе КФУ галимәсе Д. Заһидуллина фикеренчә: «Чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәре булып чыккан бу повесть плен тормышы, җәмгыять тарафыннан читкә кагылу – остракизм проблемасын да, идеологик ялганнарның кешеләрнең миһербанлылыгын бетерүне дә алга куя. Әдәби яктан камил эшләнгән повестьта символлар теле дә урынлы кулланылган».

2015 елда Гүзәл Әдһәмнең «Караш» хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителде, балалар өчен төзелгән җыентыкка кертелеп, Анкара шәһәрендә басылып та чыкты. Балалар өчен хикәяләре «Әбием ни исемле?» дигән китапка тупланып, Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Профессор Х. Миңнегулов «Наласа авылы көе» җыентыгына язылган кереш сүздә мондый фикер әйткән иде: «Авторның тормышны, кешеләрнең психологиясен яхшы белүе сизелеп тора, ул сюжет-конфликтны шактый оста кора, үз геройларының рухи халәтен, уй-кичерешләрен үтемле, тәэсирле итеп сурәтли белә. Гүзәл Әдһәм әсәрләре тел-стильнең байлыгы, драматик ситуацияләрнең муллыгы белән дә аерылып тора».

Гүзәл Әдһәм сәхнәне дә ташламый. Аны бик еш төрле концерт, спектакльләрдә сәхнәдә күрергә мөмкин.

Гүзәл Әдһәм – 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Бүләкләре

  • Профсоюз өлкә комитетының Мактау грамотасы4
  • «Яңа гасыр» каналы конкурсында призлы урын («Асылмалы күпер» повесте буенча фильм сценариясе өчен);
  • «Казан утлары» журналының кыска бәяннәр конкурсында кызыксындыру премиясе (2015);
  • «Ел китабы – 2017» бәйгесендә 1 нче урын («Әбием ни исемле?» җыентыгы өчен);
  • «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе (2021) – 2 нче урын (мәсәл номинациясе);
  • ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе конкурсы (2022): «Африкада өрәңге үсәме?» хикәясе – 1 нче урын («Үсмерләр өчен хикәя» номинациясе); «Җиләк тәме» әсәре – 2 урын («Үсмерләр өчен хикәя» номинациясе);
  • ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе конкурсы (2024) – кызыксындыру премиясе («Сине Каенсарда көтәбез» повесте)
  • РТ Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2024)[1].

Төп басма китаплары

  • «Сине миңа язлар алып килде»: Яңа татар пьесасы. – 2 т. – Казан: Идел-Пресс, 2008. – 212-235 б.;
  • Туфан Миңнуллин драматургиясе. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010. – 104 б.;
  • Мәктәптә Туфан Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010. – 72 б.;
  • Наласа авылы көе: повестьлар һәм хикәяләр. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2011. – 248 б.;
  • Асылмалы күпер: пьесалар. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2012. – 108 б.;
  • Наласа авылы көе: повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 224 б.;
  • Әбием ни исемле?: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017.

Гыйльми исеме, дәрәҗәләре

  • Алабуга педагогия университеты доценты;
  • Филология фәннәре кандидаты.

Искәрмәләр

  1. Әдһәм Гүзәл. Татарстан Язучылар берлеге (12 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2026.

Әдәбият