Гөлбаһар әби
| Гөлбаһар әби | |
|---|---|
| 6дан күбрәк | |
| урам | |
| уртача | |
Гөлбаһар әби — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе
Балалар кулга-кул тотынышып бер сафка басалар. Алдарак басып торган бакча каравылчысы «Гөлбаһар әби» була. Каршы яктан бер бала көтүче булып килә. Җырлый:
— Әй әбекәем, Гөлбаһар, Синең артта ниләр бар?
— Шалкан белән торма бар.
— Берсен миңа бирсәнә!
— Көчең җитсә, тартып ал!
Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта, суыра башлый, ә «әби» аның юлына каршы торып, йолкытмаска тырыша. «Шалкан-тормалар» бар да бер-берсенә нык тотышкан, ычкынмаска, иптәшен дә ычкындырмаска тырыша. Шулай берәм-берәм суырып алып бетергәнче уен бара.