Гөлдәр Моратова
Моратова Гөлдәр Сабит кызы (20 март 1951 ел) — дәүләт һәм мәдәният эшлеклесе. 1995-2001 елларда Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Салават Юлаев ордены кавалеры (2021).
Тәрҗемәи хәле
Гөлдәр Сабит кызы Моратова 1951 елның 20 мартында Башкорт АССРның Учалы районы Илтабан авылында туган.
Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган.
1970-1974 -Чиләбе дәүләт мәдәният институтында укый.
1968-1970 - Учалы районы Кунакбай мәктәбендә укытучы.
1974-1975 елларда - БАССР Хор җәмгыятенең өлкән методисты
1975-1983 - Учалы балалар музыка училищесы укытучысы
1991-1995 елларда - Учалы музыка училищесында фольклор бүлеге мөдире.
1995 - 2001 елларда Башкортстан Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары.
Хәзерге вакытта Башкортстан Республикасының Милли әдәбият музее директоры[1].
2021 елның 19 мартында Гөлдәр Моратова Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде[2].
Җәмәгать эшчәнлеге
Өч чакырылыш Учалы район Советы депутаты була[3]
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Салават Юлаев ордены (2021)[4].
Гаиләсе
Тормышта, ике улы бар.
Шулай ук кара
Искәрмәләр
- ↑ Главная/ Министерство/ Подведомственные организации/ ГБУКиИ «Национальный литературный музей РБ». Министерство культуры Республики Башкортостан. Официальный сайт 2020 елның 15 август көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 21 апрель 2020]
- ↑ Радий Хабиров наградил работников культуры и искусства Башкортостана. ИА «Башинформ», 19 марта 2021 года [рус.] [Тикшерелгән 19 март 2021]
- ↑ Муратова Гульдар Сабитовна – биография
- ↑ СПИСОК награждённых государственными наградами Республики Башкортостан 2021 елның 1 май көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 19 март 2021]
Сылтамалар
- Муратова Гульдар Сабитовна – биография. Сайт «Viperson» [рус.] [Тикшерелгән 21 апрель 2020]
- Кайтып киләм илләремә... «Башкортстан» гәзите(үле сылтама)
- В Уфе состоится юбилейный вечер известного деятеля культуры Гульдар Муратовой. ИА «Башинформ», 13 апреля 2021 года [рус.] [Тикшерелгән 13 апрель 2021]