Гөлнара Вәлиева (1971)
Гөлнара Арсенал кызы Вәлиева (рус. Гульнара Арсеналовна Валеева; 7 июнь 1971, Әлмәт, Татарстан АССР) — Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2014).
Тормыш юлы
1971 елның 7 июнендә ТАССРның Әлмәт шәһәрендә туа. 1991 елда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә музыка училищесын тәмамлый. Югары һөнәри белемне Уфа дәүләт сәнгать институтында ала (1995 елда тәмамлый).
1999 елдан башлап Әлмәт татар дәүләт драма театры труппасында эшли[1].
Иҗаты
Гөлнара Вәлиева — киң диапазонлы актриса. Аның репертуарында классик әсәрләрдән алып заманча драматургиягә кадәр үзенчәлекле образлар урын алган. Ул иҗат иткән рольләр тирән психологизм һәм сәхнә осталыгы белән аерылып тора.
Рольләре
- Гөлбикә — «Җырланмаган җыр» (Мостай Кәрим);
- Сәрия — «Мәхәббәт кошлары» (И. Йомаголов);
- Госпожа Де Сотанвиль — «Жорж Данден, яки хур ителгән ир» (Жан-Батист Мольер);
- Гөлнур — «Гүргә керер сер иде» (Р. Кинҗәбаев);
- Наза — «Кодача» (З. Исмәгыйлов);
- Маша — «Тигезсезләр» (Фатих Әмирхан);
- Гөлйөзем — «Парлы ялгызлар» (Д. Салихов);
- Мөнирә — «Кыз урлау» (Мостай Кәрим);
- Рәмзия — «Студентлар» (Н. Гаетбай);
- Банан — «Туй күлмәге» (Мансур Гыйләҗев);
- Биби — «Аерылабыз, ахрысы...» (Г. Каюмов);
- Зөһрәбану — «Оҗмах капкасы» (М. Гыйләҗев);
- Зөбәйдә — «Тәрәзәгә егет килгән» (Ф. Садриев);
- Ангелина — «Утрау» (З. Хәким);
- Кәүсәрия — «Кызлар килде авылга» (Н. Гаетбай);
- Дию, I сәхнә хезмәтчесе — «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов);
- Машка — «Туган-тумача» (Илгиз Зәйниев);
- Мөстәпширә — «Ышаныч» (О. Богаев);
- Клариче — «Болан-Патша» (Карло Гоцци);
- Гайни — «Назлы кияү» (Кәрим Тинчурин);
- Зөлсәгыйдә — «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт);
- Капулетти ханым — «Ромео һәм Джульетта» (Уильям Шекспир);
- Сәмия — «Дөнья киң түгел икән!» (З. Хәким);
- Әнисә — «Кар астында кайнар чишмә» (Аяз Гыйләҗев);
- Нурлыбәян — «Сигезле бию» (Р. Сабыр);
- Мартина — «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж. Б. Мольер);
- Зәлия — «Синсез килгән язлар» (З. Кадыйрова);
Бүләкләре
- Әлмәт муниципаль районы башлыгының «Ел актеры» премиясе (2011);
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2014);
- «Тантана» премиясе лауреаты («Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә, 2015);
Сылтамалар
- Вәлиева Гөлнара Арсенал кызы — Әлмәт татар драма театры сайты.
Искәрмәләр
- ↑ Валеева Гульнара Арсеналовна. Альметьевский татарский государственный драматический театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.