Гөлчәчәк Хәмәдинурова
Гөлчәчәк Хәмәдинурова - актриса. 1985 елның 26 декабрендә БАССРның Уфа шәһәрендә туа.
2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
2014 елны ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
2020 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.
Сәхнәдә башкарган рольләре
- Зөлсәгыйдә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт);
- Зифа – “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин);
- Виолетта – “Бәби”, Нурзилә – “Әрем исе”, Зәйнәп – “Мәхәббәт FM”, Әминә – “Көтәм сине...”, Әби, Су анасы – “Кәҗә, сарык һ.б” (И.Зәйниев);
- Нәлимә – “Мулла” (Т.Миңнуллин);
- Дус кызы, яшь чагында – “Җәйнең бер көнендә” (Й.Фоссе);
- Шүрәлинә – “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин);
- Рөкыя, Рауза – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин)
Сылтамалар
- Хәмәдинурова Гөлчәчәк Шамил кызы. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сайты