Давид Бергельсон
Биографиясе
Язучы Киев губернасының Липовец өязендәге Охримово касабасында (хәзерге вакытта Украинаның Черкас өлкәсе Монастырище районы Сарны шәһәре) бай яһүд гаиләсендә туган.
1909-1912 елларда «Яһүд әдипләренең Киев төркеме»нә кергән.
1921 елда Бергельсон Берлинга күчеп киткән. Анда да, берничә башка илләрдә дә (Литва, Румыния, Франция) эшләп, 1929 елга кадәр, ССРБга кире кайтканчы, яһүд нәшерчеләре белән хезмәттәшлек иткән. Идиш телендә язган танылган прозаик-соцреалист булган.
1952 елда Фашизмга каршы яһүд комитетының башка әгъзалары белән бергә атып үтерелә. 1955 елда аклана.
1955 елда, Сталин үлеменнән соң, ул реабилитацияләнә һәм Советлар Союзында 1961 елда аның тулы әсәрләр җыентыгы дөнья күрә.
Бергелсонның бердәнбер улы Бергельсон Лев Давидович (1918—2014), Россия Фәннәр академиясының мөхбир әгъзасы, күренекле совет биохимиги була, ул шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Совет армиясендә капитан званиесында хезмәт иткән. Профессор Лев Бергелсон 1991 елда хатыны Наоми белән Израильгә күченә, икесе дә белән 2014 елда шунда вафат була.
Гаиләсе
Хатыны — Циля Львовна Бергельсон (Ципа Лейбовна; 1896—1968). Апасының кызы — балалар шагыйрәсе Хорол Двойра Шулимовнаа (Вера Соломоновна) (1894-1982), яһүди һәм рус телендәге китаплар авторы, әдәбиятчы һәм тарихчы. Ул Юдицкий Абрам Давидовичның (1886-1943) хатыны, техник фәннәр докторы Юдицкий Семен Абрамовичның әнисе (1932 елгы).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 David Bergelson // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Бергельсон Давид Рафаилович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Record #12447353 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
Сылтамалар
- Избранные произведения Давида Бергена в переводе на русский язык
- статья БСЭ о Давиде Бергельсоне
- Б. Тучинский. בין השמשותן און שטורמװינטן: ד. בערגעלסאָן («бэй самое ун штурмнан: Д. Бергольо» — Сумерки и порывы ветра: Д. Бертельс), «Черновицер блэтэр»: Черновицы — «Техник»: Кишинёв, 1935