Дамир Сәмерханов
Дамир Мөдәрис улы Сәмерханов (16 май 1984 ел, СССР, Киров өлкәсе, Малмыж районы, Плотбище) - режиссёр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының баш режиссёры.
Тәрҗемәи хәле
Дамир Сәмерханов 1984 елның 16 маенда Киров өлкәсенең Малмыж районы Плотбище бистәсендә туган. Ул 8 сыйныфтан Кукмара халык театрына йөри башлый. Аны театр тормышына кереп китү нәкъ менә шуннан башлана.
Сәмерханов Д.М. белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институты драма театры актеры. 2004 елда өченче курста укыганда, параллель рәвештә Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык бүлегенә укырга керә. Режиссерлык факультетында укыганда, үзе педагог ассистенты (курс җитәкчесе, халык артисткасы Р. Т. Гәрәева) булып эшли. Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы буенча диплом спектаклен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында куйды. 2009 елдан театрның баш режиссеры булып эшли.
Чыганаклар
- Сайт Мензелинского театра - Самерханов Дамир Мударисович 2021 елның 20 гыйнвар көнендә архивланган.