Дамир Шәмсин
Дамир Рафис улы Шәмсин (26 октябрь 1964, Сәмәкәй, Татарстан АССР) — менеджер, «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ (Менделеевск) генераль директоры (2003 елдан). Менделеевск шәһәренең шәрәфле ватандашы[1]. Татарстан Республикасының Атказанган химигы (2012).
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 26 октябрендә Татарстан АССР Минзәлә (1984 елның 4 июненнән Тукай) районы Сәмәкәй авылында туган. Казанда химия-технология, финанс-икътисад институтларын тәмамлаган.
2003 елның гыйнварыннан «Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы» ААҖ генераль директоры[2].
2015 елның 5 ноябреннән пластмасса һәм синтетик сумала җитештерүче «Тиокон» ҖЧҖ директоры[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2012 — Татарстан Республикасының Атказанган химигы;
- Менделеевск шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ История завода. Сайт АО «Химичский завод имени Л. Я. Карпова»
- ↑ Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы (презентация)
- ↑ ООО «Тиокон»