Джеймс Барри

Дже́ймс Мэ́тью Ба́рри (ингл. James Matthew Barrie, 1860 елның 9 мае, Кирримьюр1937 19 июне, Лондон) — шотланд драматургы һәм прозаик, мәшһүр балалар әкияте «Питер Пэн» авторы.

Тәрҗемәи хәле

Джеймс Мэтью Барри 1860 елның 9 маенда Шотландиядә (Кирримьюр) тегүче гаиләсендә туа (ул гаиләдә тугызынчы бала була). Эдинбург университетында укый. Аны тәмамлагач «Ноттингем Джорнэл» газетасы редакциясендә эшли.

Әдәби эшчәнлекне 1885 елда башлый.

1894 елда Барри яшь актриса Мэри Энселлга өйләнә.

1904 елда «Питер Пэн» сәхнәгә куела.

Джеймс Барри 1937 19 июнендә Лондонда вафат була.