Джон Бойд Орр
Сэр Джон Бойд Орр (ингл. Sir John Boyd Or; 23 сентябрь 1880 ел — 25 июнь 1971 ел) — лорд, инглиз педагогы, табиб, җәмәгать эшлеклесе, 1949 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Бойд Орр азык-төлек, азык-төлек куркынычсызлыгы, ачлык, туенмау, сугышлар чорында халыкның туклануы проблемнарын тикшерүче була. Ул «Сугыш вакытында халыкның туклануы» дигән китапның (1940) иптәш-авторы, Глазго университеты ректоры, БМО Азык-төлек программасы җитәкчесе.
Тынычлык өчен Нобель премиясе аңа «Аның кешелекне хаҗәттән коткару эшендә генә түгел, ә сыйныфлар, милләтләр һәм расалар арасында тыныч кооперация нигезләрен төзү буенча да казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән» бирелә.
Фактлар
- Бойд Орр Беренче бөтендөнья сугышында, аерым алганда, Сомм янында һәм Ипр янында бәрелешләрдә катнаша.
- Хәзерге вакытта да Бөекбритания һәм АКШ укучыларының рационына сөт кертелә. Бу Джон Бойд Оррның идеясе була.
Сылтамалар
- Шәхесләр сайтында [ингл.]
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Lundy D. R. John Boyd-Orr, 1st and last Baron Boyd-Orr // The Peerage (ингл.)
- ↑ John Boyd-Orr // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ 1 2 3 Kindred Britain
- ↑ Bell A. Encyclopædia Britannica [неопр.] — Encyclopædia Britannica, Inc., 1768.
- ↑ John Boyd Orr Baron Boyd Orr of Brechin
- ↑ 1 2 3 http://www.universitystory.gla.ac.uk/biography/?id=WH0160&type=P