Джёсёгей тойон

Джёсёге́й тойо́н (башка исемнәре — Дьёсёгёй Тойон, Кюрюё Дьёсёгёй Тойон, Дёсёгёй Айыы яки Уордаах Дёсёгёй[1]) — саха мифологиясендә аларның үрчүенә ярдәм итүче атлар һәм мөгезле терлек яклаучысы, Илаһ.[2]. Айыы разрядына карый. Кайбер мифларда Галәмне барлыкка китерүче Юрюнг айы тойон айыысының энесе булып тора.
Я кеше, я кешнәүче айгыр образында сурәтләнгән.[2]. Кешеләргә атларны җибәрә, әмма ярсуланса аларны кире ала ала[1]. А. И. Гоголев фикере буенча саха мифологиясендә Джёсёгей тойонның кояш культы белән бәйләнеше һәм шуның белән беррәттән анда Үзәк Азия илаһи ат кояш килеп чыгышы турында мифы бәйләнеше ачык күзәтелә.[3].
Саха халкы карашлары буенча, дүртенче күктә тора. Күренә торган күкнең көньяк-көчыгыш өлешендә, кышкы кояш чыккан урында урнаша.[1]. Аның йорты алтыпочмак формасында һәм тыштан ак ат тиресе белән тышланган.[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 К проблеме понятия "бога айыы" у якутов. Арктический государственный институт искусств и культуры. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2011. Архивировано 27 июнь 2011 года.
  2. 1 2 3 Мифы народов мира / Гл. ред. С. А. Токарев. — 2-е изд.. — Советская энциклопедия, 1992. — Т. 1. — С. 374. — 671 с.
  3. Алексеева А. Н. Анализ палеоэтнографических фондов Мегино-Кангаласского краеведческого музея как исторических источников // Известия Алтайского государственного университета. — Алтайский государственный университет, 2008. — Вып. 4-5. — С. 11-14. — ISSN 1561-9443.

Төркемнәр