Дина Лазарева
Лазарева Дина Наумовна (11 сентябрь 1922 ел — 11 сентябрь 2019 ел) — галим-фармаколог, югары мәктәп хезмәткәре. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (1995), медицина фәннәре докторы (1962), профессор (1963). 1946-2002 елларда Башкорт дәүләт медицина институты (1995 елдан — университет) укытучысы. Россия Федерациясенең (1993) һәм Башкорт АССР-ының (1976) атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (2002). Россия Федерациясенең Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1986).
Биографиясе
Дина Наумовна Лазарева 1922 елның 11 сентябрендә Чиләбе губернасының Миасс заводы бистәсендә туган.
1943 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлый.
1946-2002 елларда Башкорт медицина институтында[1] эшли.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1993)
- БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1976)
- Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы (2002)
- Россия Федерациясенең Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1993)
- Халыклар Дуслыгы ордены (1986)
Хезмәтләре
- Клиническая фармакология в онкологии. М., 2007 (автор.);
- Лекарственные растения Башкортостана. Уфа, 2011 (автор.).
Искәрмәләр
- ↑ Хәҙер Башҡорт дәүләт медицина университеты.
Сылтамалар
Лазарева Дина Наумовна // Башҡорт энциклопедиясе — уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.