Дмитрий Артюхов
Дмитрий Андрей улы Артюхов (17 февраль 1988 ел, Салехард) — Россия сәясәт эшлеклесе һәм экономист. 2018 елның 9 сентябреннән Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы (2018 елның 29 маеннан 9 сентябренә кадәр Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. 2021 елда «Бердәм Россия» фиркасенең Генераль советы рәисе.
Тәрҗемәи хәле
Дмитрий Артюхов 1988 елның 17 февралендә Салехард шәһәрендә туа. Төмән өлкә Думасының беренче вице-спикеры Андрей Артюховның улы.
Яңа Уренгой гимназиясендә укый, отличник була[2].
2005 елда Төмән дәүләт университетына укырга керә.
2009 елда «икътисад» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университеты бакалавриаты дипломын ала.
2011 елда «икътисад» белгечлеге буенча Төмән дәүләт университетының магистратурасын кызыл диплом белән тәмамлый.
2012 елда Төмән дәүләт университетының юриспруденция магистры дипломын ала.
2013 елда Сингапур идарә университетында МВА (эшлекле идарә итү магистры) дәрәҗәсен ала.
2006 елда Көнбатыш Себер коммерция банкында эшли башлый.
2010 елда Ямал-Ненец автономияле округына әйләнеп кайта. Ямалда хезмәт эшчәнлеген ЯНАО губернаторының беренче урынбасары ярдәмчесе вазифасыннан башлый.
2011 елдан 2016 елга кадәр — ЯНАО губернаторы ярдәмчесе.
2012—2013 елларда башкарма хакимият органының потенциаль җитәкчесе сыйфатында төбәкнең идарә кадрлары резервына кертелә.
2016 елның гыйнварыннан — Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының икътисад үсеше һәм инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча урынбасары[3].
2018 елның 29 маенда Артюхов Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә, Россиядә икенче иң яшь губернатор була (Юрий Власовтан соң).
2018 елның 9 сентябрендә округ закон чыгару җыены депутатлары аны яшерен тавыш бирү юлы белән сайлыйлар, шул ук көнне Артюхов үз вазифасына керешә[4].
2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[5][6].
2021 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Советының яшьләр сәясәте буенча комиссиясе рәисе вазифасына билгеләнә[7].
Шәхси тормыш
Өйләнгән, хатыны шулай ук икътисадчы-финансист. Бергә мәктәптә, вузда укыйлар.
Искәрмәләр
- ↑ Губернатором Ямало-Ненецкого автономного округа избран Дмитрий Артюхов (9 сентябрь 2018).(үле сылтама)
- ↑ Первая учительница Артюхова показала главу Ямала с новой стороны. 25 ноябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ Биография Губернатора / Правительство Ямало-Ненецкого автономного округа (рус.). www.yanao.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2018. Архивировано 26 ноябрь 2018 года.
- ↑ 30-летний Дмитрий Артюхов избран губернатором Ямало-Ненецкого автономного округа (рус.). Эхо Москвы. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2018.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации»
- ↑ Артюхов возглавил комиссию Госсовета по молодежной политике (рус.). РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2022.