Дмитрий Кастальский
Тәрҗемәи хәле
Дмитрий Иванович Кастальский Дмитров шәһәренең Введение чиркәве диаконы Иван Егорович Данилевский гаиләсендә туа.
Вифан рухи семинариясендә һәм Мәскәү руханилар академиясендә укый.
Дин гыйлеме магистры дәрәҗәсен «О домашнем употреблении Библии у славян» эше өчен ала.
1844—1848 елларда Казан руханилар академиясендә патрология һәм грек теле укыта[1]. 1848 елдан Мәскәү руханилар семинариясендә патрология, логика, психология, латин һәм немец телләрен укыта. Константиновка межа институтында, Император югары техник училищесында, Филарет епархия училищесында Аллаһы Канунын укыткан. Семинария, училищеларда, шулай ук Басман Петропавловск чиркәвендә настоятель була.
Гомер азагында Кызыл мәйданда Казан соборы настоятеле була.
Дини журналларда кайбер мәкаләләр һәм «О богослужении» китабын бастырып чыгара (М., 1874; 2 изд. 1880)
3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнгән. Нәселдән килгән дворянлыкка исәпләнгән
Миус зиратында күмелгән.
Гаиләсе
Абыйсы протоиерей Афинский, Платон Иванович (1816 — 1874).
Хатыны — Ольга Семеновна Грузова[2] (1830 — 1870) — Мәскәү протоиереенең кызы, Александр институтын көмеш медаль белән тәмамлый
Балалары:
- Всеволод (1851—?) —инженер, Мәскәүдә канализация урнаштыру белән шөгыльләнә
- Николай (1852—?) — инженер. Аның оныкчыгы — Михаил Васильевич Уржумцев
- Владимир (1854—?)
- Александр (1856—1926) - композитор, хор дирижеры, фольклорчы, музыка белгече, педагог
- Анна (1867—1943) - академия буенча Кастальскийның сабакташы В. И. Богословский-Платоновның улы В. И. Богословскийда кияүдә
- Екатерина (1864—1899) — табиб[3]
- Сергей (1866—?) инженер
- Семён (1872—?)
Искәрмәләр
- ↑ История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования (1842—1870 годы). / [Соч.] П. Знаменского. [Вып. 2]. — Казань: тип. Имп. университета, 1892. С. 160, 295—296, 575.
- ↑ Её сестра — мать юриста Н. С. Каринского
- ↑ Первая женщина-ординатор офтальмологической клиники московского университета Екатерина Дмитриевна Кастальская // Вестник офтальмологии. — 2018. — № 134(3). — С. 129—131.
Әдәбият
- .Из «Семейных записок» протоиерея Дмитрия Ивановича Кастальского // У Троицы в Академии. 1814—1914 гг.. — М., 1914. — С. 80—111.
- // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- .Александр Кастальский // Русская духовная музыка в документах и материалах. — Языки рус. культуры. — М., 2006. — Т. 5. — С. 62–63.
- Кедров Н. Московская духовная семинария, 1814—1889. — М., 1889. — С. 21.
Сылтамалар
- Кастальский Дмитрий Иванович на «Родоводе». Дерево предков и потомков