Евгений Гришин (1931)
Гришин Евгений Романович (1931 ел 23 март, Тула, ССРБ — 2005 ел 10 июль Дедовск[5], Россия) — конькида ярыш буенча совет спортчысы һәм велосипедта ярышыучы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы. ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1952),ССРБ-ның атказанган тренеры (1973). Тула шәһәренең мактаулы гражданы
Конькида тизлеккә йөгерү буенча (ССРБ-да ирләр арасында конькида йөгерү буенча иң яхшы казаныш) дүрт тапкыр олимпия чемпионы (1956 ел, Кортина д' Ампеццо, һәм 1960 ел Скво-Вэлляи, — ике тапкыр 500 м һәм 1500 м). 1964 елда — Инсбрукта Олимпиадала 500 метрга көмеш мидал. 1968 елда — 500 метрга 4-се урын. Кыска дистанциядә дөнья рекордсмены — 500 метрга (1956-68), 1000 метрга (1955-67), 1500 м (1955-59). 1956 елда Аурупаның абсолют чемпионы. Дөнья чемпионатында аерым дистанцияләрдә дөнья чемпионаты җиңүчесе (1963 елда соңгы тапкыр Каруидзавта).
Тәрҗемәи хәле
Конькида ярыш буенча спорт төре үсешмәгән Тулада туган. Башта күбрәк велосипед спорты белән шөгелләнгән, конькида кышкы чорда күнекмәләр сыйфатында гына югергән. 1947 елда, юниорлар арасында конькида ярыш буенча ССРБ беренчелегендә рекорд куя, шуннан соң конькида ярыш спорты белән җитди шөгыльләнергә карар итә. 1950-51 елларда конькида узышучы - белгеч сыйфатында Алматы янындагы Медео сыргалагын төзүдә катнаша.
1951-52 елларда ССРБ да иң яхшы велосипедчы-трекчы була, Хельсинки каласындагы XV Олимпия уеннарында СССР җыелма командасы составында була (соңгы сайлау турын үтмәү сәбәпле ярышларда чыгыш ясамый), аннары көчәнеш эземтәләре аркасында велоспортны калдырырга мәҗбүр була һәм конькида ярыш спортында гына кала.[6].
Спринтта белгеч буларак, Гришин классик күпбәйге буенча ССРБ һәм дөнья чемпионатында бер тапкыр да җиңү яуламый (спринт күпбәйгесендә һәм аерым дистанцияләрдә дөнья чемпионаты ул елларда үткәрелми), әммә бу чемпионатларда 50-се еллар соңыннан алып 60 нчы еллар башына чаклы 1500 һәм 500 метрга ярышларда өстенлек ала. ССРБ чемпионатында җиңүләре: 500 метрга: 1956-57, 1959, 1961-65, 1967; 1500 метрга.: 1957, 1962, 1967. Дөнья чемпионатында 500 метрга җиңүләре: 1954[no], 1957[no], 1960-63.
1956 елгы Кортина д'Ампеццода Олимпия уеннарында Гришин 500 м һәм 1500 метр дистанциядәге ярышта җиңүче була. 500 метрга дөнья рекордын кабатлый һәм 1500 метрга дөнья рекордын яңарта.
1960 елда Скво-Вэллида Олимпия уеннарында тагын 500 м һәм 1500 м дистанциядә җиңеп чыга.
1963 елның гыйнварында Гришин 500 метр аралыкта 39,5 секунд белән чираттагы дөнья рекордын куя, рекорд бишьеллык саклана. 1964 елгы Олимпиада алдынан күнекмәләр вакытында берничә тапкыр 38,5 секундка югерә[7].
Инсбруктагы Олимпия уеннарында (1964) 500 метрга фаворит була. Бер версия буенча, конькиларны кайрауда зур овал ясагач, хата җибәрә[8]. Гришинның үзенең версиясе буенча, овалның тупаслануы старт алдынан була, ул конькие белән сыргалакта ком бөртегенә барып төртелә[6]. Нәтиҗәдә сул коньки бөтенләй диярлек борылмый. Йөгергәндә Гришин чак егылмый кала. Шул мәлгә Гришин начар вакыт күрсәтә — 40,6 секунд, әммә тик американлы Терри Макдермотт кына аны узып китә, ә конькида узышучы совет спортчылары Владимир Орлов һәм норвег Алв Гьестванг Гришинның вакытын кабатлап,аның белән көмеш мидалны бүлешәләр.
Гришин Инсбруктан соң, спринтер өчен ярасы ук олы йәштә булса да, күнекмәләрне дәвам итәргә карар кыла, чөнки җиңелүче булып китәрга теләмәй.
1968 елгы Гренобль каласындагы Олимпия уеннарында 500 метрга ярышта 37 яшьлек Гришин 4 нче урынны алып, пьедесталга эләкми.
1968 елгы ССРБ-Норвегия уеннарында спорт карьерасы тәмамлануга кадәр 1966 елда тренер булып эшли башлый. 60-80 елларда ССРБ-ның берничә төп спринтеры белән күнекмәләр үткәрә, шул исәптән 1972, 1976 елгы ССРБ-ның олимпия командасын әзерли.
1962 елдан КПСС әгъзасы
Дөнья рекорды
| № | Ераклык | Вакыты | Дата | Урын |
|---|---|---|---|---|
| 1 | 1500 м | 2.09,8 | 1955 ел
10 гыйнвар |
Медео |
| 2 | 1000 м | 1.22,8 | 1955 ел
12 гыйнвар |
Медео |
| 3 | 500 м | 40,2 | 1956 ел
22 гыйнвар |
Мизурина |
| 4 | 500 м | 40,2 | 1956 ел
28 гыйнвар |
Мизурина |
| 5 | 1500 м | 2.08,6 | 1956 ел
30 гыйнвар |
Мизурина |
| 6 | 500 м | 39,6 | 1963 ел
27 гыйнвар |
Медео |
| 7 | 500 м | 39,5 | 1963 ел
28 гыйнвар |
Медео |
Шәхси тормышы
1959 елда 1952 елгы парлы шууда ССРБ чемпионы Марина Гранатага өйләнә. XX гасырның 70 нче еллар азагында аерылышалар. Никахтан - кызы Елена.
Китаплары
Берничә автобиографик китап авторы:
- 500 метров (1969)
- Или — или (1976)
- Годы триумфальных побед (1999)
- Такое не забывается (2001)
Наградалары
- Ленин ордены (1960)
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1957)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Olympedia (ингл.) — 2006.
- ↑ 1 2 Гришин Евгений Романович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ SpeedSkatingNews.info
- ↑ SpeedSkatingStats (ингл.)
- ↑ Сбой Евгения Гришина. Четырёхкратный Олимпийский чемпион продал свои медали, чтобы выжить — Тексты — Советский Спорт
- ↑ 1 2 Гришин Евгений. 500 метр. М.: молодая гвардия, 1969
- ↑ Журнал «Огонек», 1964 ғинуарҙа 5, стр. 26(үле сылтама)
- ↑ 4
Сылтамалар
- Гришин Евгений Романович — Sports-Reference.com (ингл.) сайтында олимпия статистикасы
- Александр НИЛИН. ВЕЛИКИЙ ГРИШИН // Спорт-Экспресс : журнал — М., 2005. — № 12 июля. — С. 14_1.
- Евген Гришин на Куличках