Евгений Жуков
Евгений Жуков | |
---|---|
Туган көне | 10 (23) октябрь 1907[1] |
Туган | |
Вафат көне | 9 март 1980 (72 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | тарихчы, директор, баш мөхәррир |
Бүләк һәм премияләр |
Евгений Михайлович Жуков (10 (23) октябрь 1907, Варшава, Польша патшалыгы, Россия империясе — 9 март, 1980, Мәскәү, РСФСР, СССР) — совет тарихчысы, академик , СССР Фәннәр Академиясе ( 20.06.1958) академикы, 1968-1979 елларда ССРБ ФА Гомуми тарих институты директоры, Совет тарих энциклопедиясенең баш мөхәррире
Тәрҗемәи хәле
Ленинград Көнчыгыш институтының Япон бүлеген (1927) һәм аспирантураны (1929) тәмамлый. 1929-1932 елларда тарих-лингвистика институтында һәм Ленинград университетында укыта. 1933-1937 елларда-ВКП(б) Үзәк Комитеты аппаратында. 1939-1941 елларда-СССР ФА Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 1941-1943 елларда-СССР радиокомитетының бүлек башлыгы һәм рәисе урынбасары. СССР Фәннәр академиясенең Тын океан институты директоры (1943-1950). Бер үк вакытта 1944-1946 елларда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укыта — тарих факультетының Ерак Көнчыгыш илләре тарихы кафедрасы мөдире, доцент, профессор. 1946-1980 елларда-КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе кафедрасы мөдире. «Правда» газетасы мөхәррире (1946—1949). СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары (1950—1953). Сектор мөдире, СССР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры урынбасары (1953-1957), СССР Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты директоры (1968-1979). СССР ФА Тарих бүлеге академигы-сәркатибе (1958-1969, 1975-1979).
Улы — тарихчы-япон белгече Александр Жуков (1954 елда туган).
1980 елның 9 мартында Мәскәүдә вафат була. Новодевич зиратына җирләнгән[3].
Фәнни эшчәнлеге
Е.М. Жуков — Японияны өйрәнүче совет белгечләре мәктәбенең күренекле вәкилләренең берсе, Япония тарихының берничә төп мәсьәләләрен, бигрәк тә яңа һәм иң яңа заманнардагысын (Япониянең тарихи үсеше процессының гомуми характеристикасы, Япон милитаризмы тарихы һ. б.) эшли. Яңа заманның халыкара мөнәсәбәтләре һәм колониаль проблемалар, тарихның гомуми методологик мәсьәләләре, тарихны периодизацияләү проблемалары буенча эшләр авторы.
«Всемирная история» (1953-1965) һәм Совет тарих энциклопедиясенең (1961-1976) баш мөхәррире. СССР тарихчыларының милли комитеты рәисе (1972-1980). СССР һәм НРБ Комиссиясенең совет өлеше рәисе (1971). Китап сөючеләрнең Бөтенсоюз ирекле җәмгыяте рәисе (1975).
Бүләкләре
- Ленин ордены (1975)
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1971)
- 3 Кызыл Байрак Хезмәт " ордены (1945, 1957, 1967[4])
- Кирилл һәм Мефодий ордены, I дәрәҗә (Болгария, 1973)
- ССРБ Дәүләт премиясе (1987, үлгәннән соң)
- ССРБ ФА Карл Марск исемендәге алтын медале (1979)
- Медальләр
Төп эшләре
- Монографиялар
- История Японии. М., 1939;
- Японский милитаризм — враг свободолюбивых народов. М., 1945;
- Японский милитаризм. М., 1972 (редактор);
- Очерки методологии истории. 1980; 2-е изд. М., 1987. — 256 с.
- Мәкаләләр
- Жуков Е. М. Роль религии в мировой истории // Вопросы научного атеизма. Вып. 20. Актуальные проблемы истории атеизма и религии / Редкол. А. Ф. Окулов (отв. ред.); Акад. обществ. наук ЦК КПСС. Ин-т научного атеизма. — М.: Мысль, 1976. — С. 19—29. — 327 с. — 19 200 экз.
Искәрмәләр
- ↑ http://www.ras.ru/win/db/show_per.asp?P=.id-50466.ln-ru.dl-.pr-inf.uk-12
- ↑ Жуков Евгений Михайлович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Могила Е. М. Жукова на Новодевичьем кладбище
- ↑ Награждение работников науки орденами и медалями СССР // Вестник АН СССР, 1967, № 7, стр. 82—96
Әдәбият
- [Жуков Евгений Михайлович Евгений Жуков] — ЗСЭ
- Дружинин Н. М., Ковальченко И. Д., Рыбаков Б. А., Тишков В. А. К 70-летию академика Евгения Михайловича Жукова // История СССР. 1977. № 5;
- Бромлей Ю. В., Коростовцев М. А., Минц И. И. 70-летие академика Е. М. Жукова // Вопросы истории. 1977. № 10;
- Ларина Т. О. 80-летие академика Е. М. Жукова // Вопросы истории. 1988. № 2;
- Фурсенко А. А. Штрихи к портрету академика Е. М. Жукова // Новая и новейшая история. 2007. № 6;
- Искендеров А. А. Академик Е. М. Жуков // Вопросы истории. 2008. № 2.
Сылтанмалар
- Профиль Евгения Михайловича Жукова на официальном сайте РАН
- Биографические сведения на сайте «Летопись Московского университета»
- Историческая справка на сайте Архива РАН
- Н. И. Конрад о научной работе директора Тихоокеанского института АН СССР Е. М. Жукова
- 23 октябрь көнне туганнар
- 1907 елда туганнар
- Варшавада туганнар
- 9 март көнне вафат булганнар
- 1980 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафатлар
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Ленин ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча тарихчылар
- ССРБ тарихчылары
- XX гасыр тарихчылары
- Тарих фәннәре докторлары
- Ленинград көнчыгыш педагогика институтын тәмамлаучылар
- 1980 елда вафатлар
- 9 март көнне вафатлар