Екатерина Анкинович
Екатерина Анкинович (7 декабрь 1911 — 10 июль 1991) — галим, ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1948), геология-минералогия фәннәре докторы (1964), профессор (1967), КазССР атказанган фән эшлеклесе (1974). Төп фәнни кызыксыну өлкәләре - Таулы Алтайның полиметалл рудалары минералогиясе, Зур Каратауның ванадийле бассейны характерстикаларын билгеләү. 12 яңа минерал төрен (шул исәптә 8 фәнгә билгеле булмаган) ачкан.