Екатерина Кост

Екатерина Андреевна Кост (8 июль 1888, Россия империясе яисә Мәскәү — 26 февраль 1975, СССР яисә Мәскәү) — совет галиме-гематологы, медицина фәннәре докторы (1952), профессор (1953). РСФСР ның атказанган табибы (1947).

Тәрҗемәи хәле

Екатерина Андреевна Кост 1888 елда Мәскәүдә туган.

1913 елда Мәскәү югары хатын-кызлар курсларының медицина факультетын тамамлай.

1914 елдан ординатор, ә 1921 елдан Икенче Мәскәү дәүләт университетының госпиталь терапевтик клиникасында ассистент булып эшли. 1943 елдан — тоташ профессиональ белемнең Россия медицина академиясендә клиник лаборатор диагностика кафедрасы мөдире. 1952 елда «Гипо- и гиперпластические процессы при заболеваниях кроветворного аппарата» темасына докторлык диссертациясе яклый, 1953 елда профессор дәрәҗәсен ала.

Е. А. Кост геморрагик диатезларга, кан барлыкка килүнең гипо — һәм апластик процесларына багышланган 80-дән ашыү гилми хезмәт һәм 5 монография бастырып чыгара.

Е. А. Кост 1955 елдан «Лабораторное дело» (1955—1969) журналының оештыручысы һәм җаваплы мөхәррире була, 1938 елдан алып — ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа медицина техникасын кертү буенча комитетның лаборатор комиссиясе рәисе, 1947 елдан — табиб-лаборантларның Бөтен Союз гыйльми җәмгыяте рәисе, 1966 елдан — Болгариянең клиник лабораториясе буенча гыйльми җәмгыятьнең мактаулы әгъзасы була. Е. А. Кост Зур медицина энциклопедиясенең 2-се басмасында «Внутренние болезни» мөхәрририят бүлегенең мөхәррире була[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. ↑ Журнал: Гематология и трансфузиология // Профессор Екатерина Андреевна Кост — видный отечественный гематолог, организатор лабораторного дела (К 125-ти летию со дня рождения) 2020 елның 24 март көнендә архивланган. / Кнопов М. Ш., Тарануха В. К. Российская медицинская академия последипломного образования. М.: Том: 58, № 2: 2013 г. — 47-48 с.

Әдәбият