Екатерина Фурцева
Екатерина Алексеевна Фурцева (24 ноябрь (7 декабрь) 1910 ел — 24 октябрь 1974 ел) — совет дәүләт һәм фирка эшмәкәре. КПСС-ның Мәскәү шәһәр комитетының беренче секретаре (1954-1957). КПСС Үзәк Комитеты Президиумы әгъзасы (1957-1961). КПСС Үзәк Комитеты секретаре (1956-1960). ССРБ мәдәният министры (1960-1974).
Рәсми булмаган чыганакларда, төрле әсәрләрдә һәм бик еш киң матбугат чараларында Екатерина Фурцеваны Екатерина III дип атыйлар[3].
Биографиясе
Фурцева Екатерина Алексеевна 1910 елның 24 ноябрендә (7 декабрь) Тверь губернасының Югары Волочёк шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Әтисе, Алексей Гаврилович Фурцев, Беренче дөнья сугышында Петроград фронтында һәлак була. Әнисе, Матрена Николаевна, кызын ялгызы тәрбияли, ул туку фабрикасында эшли һәм, надан булуына карамастан, кала советы депутаты була. , .
1924 елда Катя ВЛКСМ сафына керә.
1928 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый.
1928—1930 елларда әнисе кебек, Югары Волочёк иләү-туку фабрикасында эшли
1930 елда ВКП(б) әгъзасы итеп кабул ителә.
1933-1935 һәм 1937-1941 елларда - М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү Нечкә химия технологияләре институты студенты.
1930-1933 һәм 1935-1937 елларда ВЛКСМның Курск райкомы секретаре, комсомолның Феодосия шәһәр Башкарма комитеты секретаре.
1942 елдан - Мәскәү партиянең Фрунзе райкомы секретаре, икенче секретаре, беренче секретаре.
1950 елдан КПССның Мәскәү шәһәр комитетының икенче, ә 1954 елдан 1957 елга кадәр беренче секретаре.
1960 елдан ССРБ мәдәният министры.
1950-1962 һәм 1966-1974 елларда өченче, дүртенче, бишенче, җиденче һәм сигезенче чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты була.
1957 елның 29 июненнән алып 1961 елның 31 октябренә кадәр - КПСС ҮК Президиумы әгъзасы.
1974 елның 24-25 октябрендә Екатерина Фурцева тиз арада вафат була.
Мәскәүдә Новодевичий зиратында җирләнгән.
Бүләкләре
- Дүрт Ленин ордены,
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены,
- «Хөрмәт Билгесе» ордены,
- Медальләр[4][5]
Хәтер
Мәскәүдә Е.Н.Фурцева истәлегенә 2004 елда Тверь урамындагы йортта мемориаль тактаташ ачыла.
2006 елның 7 декабрендә 4нче Мәскәү шәһәр китапханәсенә аның исеме бирелә. Фурцеваның варислары китапханәгә аның документларын, фотографияләрен һәм шәхси әйберләрен тапшырыла. Китапханәне рус-француз рәссамы Надя Леже эшләгән Фурцеваның мозаикалы портреты бизи.
Искәрмәләр
- ↑ Record #55314536 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ 1 2 Jekaterina Aleksejevna Furceva // Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija (хорв.) — 2009.
- ↑ Екатерину Фурцеву называли не иначе как «Екатериной III».
- ↑ Некролог, журнал «Огонёк», ноябрь 1974 г., № 45
- ↑ Советский энциклопедический словарь, изд. третье, М., «Советская энциклопедия», 1985
Әдәбият
- Фурцева Екатерина Алексеевна// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Н. А. Микоян, Ф. Н. Медведев. Неизвестная Фурцева: Взлет и падение советской королевы. — М.: Эксмо, Алгоритм. 2011. — 272 с. — ISBN 978-5-699-46175-2.
- Н. А. Микоян, Ф. Н. Медведев. Екатерина Фурцева: Любимый вәзир. — М.: Алгоритм, 2012. 272 с. — ISBN 978-5-91419-473-1.
- Млечин Л. М. Фурцева — М.: Молодая гвардия, 2011. — 432 б. — (Жизнь замечательных людей). — 5000 экз. — ISBN 978-5-235-03403-7.
- К. А. Мирская. Мальвина в поисках свободы. Хроника частной жизни Екатерины Фурцево. — М.: Окоп, 2006. — 256 с.