Жозе Мария Эса ди Кейрош
Жозе Мария Эса ди Кейрош (порт. José Maria de Eça de Queirós, 25 ноябрь 1845[1][2][…],
— 16 август 1900[1][2][…] (54 яшь),
) — дипломат, португал телендә иҗат иткән язучы.
Коимбра университетын тәмамлагачтын (1866) адвокат, гәҗит хезмәткәре булып эшләгән. 1870-1872 елларда Лейрия муниципалитетсе идарәчесе. 1872 елдан дипломатик эштә: Португалиянең Һавана (1872-1874), Ньюкасл-апон-Тайн (1874-1878), Бристол (1878-1888), Париж (1888-1900) шәһәрләрндәге консулы.
Язучы буларак башта романтизм, аннары реализм жанрларында иҗат итә, әсәрләрен университетта укыганда ук иҗат итә башлый. Португалиянең XIX гасырның 2 яртысындагы тормышын тасвирлаган «Атакай Амаруның җинаяте» (1875, 2002 елда экранлаштырыла), «Базилиу тудыка» (1878), «Ядкәр» (1887), «Рамиресларның затлы нәселе» (1900) романнарында җәмгыять һәм руханилар тәнкыйтьләнә; «Фрадике Мендеш хатлары» (1901) романы автобиографик характерда. XX гасырда Португалия һәм Бразилиядә роман жанры үсешенә шактый тәэсир иткән.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Eça de Queiroz // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
- ↑ 1 2 3 4 Jose Maria de Eca de Queiros // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 Эса ди Кейрош Жозе Мария (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.