Жунгар

undefined
undefined
undefined
undefined

Жунгар (рус. Джунга́рия, Джунга́рская впадина, Джунга́рская равнина; монг. Зүүнгар — «левая рука»; каз. Жоңғария; кырг. Жуңгарстан; кыт. 準噶爾 (Zhǔngáěr; уйг. Җуңғар ойманлиғи/جۇڭغار ئويمانلىغى) — Кытайның төньяк-көнбатышында урнашкан Төньяк Синьцзяндагы Үзәк Азиянең географик һәм тарихи өлкәсе. Күбесенчә ярымчүлле һәм далалы төбәк.

Географиясе

     Жунгар      Тарим иңкүлеге

Джунгар тигезлеге төньяк-көнбатыштан янәшә сыртлары (иң югарысы — Жунгар Алатау), төньяк-көнчыгыштан Монгол Алтае, көньяктан — Көнчыгыш Тянь-Шань таулары белән чикләнә. Тигезлекнең көнчыгышы Монгол Гоби чүленә күчә. Көнбатыштан Жунгар тигезлеген Балкаш-Алакүл казанлыгы белән Жунгар капкасы — көнбатыштан Жунгар Алатау белән көнчыгыштан Барлык сырты арасындагы тау юлы тоташтыра.

Мәйданы 777 000 км².

Эчке агымның эре иңкүлеге, моннан 280 миллион ел элек пермь чорында булган диңгез бассейнының өлеше. Тигезлекнең үзәк өлешен зурлыгы буенча Кытайның Дзосотын-Элисун (Курбантонгут яки Гурбантюнгют) чүле алып тора[1]. Кайвакыт бөтен тигезлекне Жунгар чүле дип атыйлар. Жунгар тигезлегенең төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә туфрак үткен вак таштан һәм чуерташтан тора. Көнбатышта һәм бигрәк тә төньяк-көнбатышта урман балчыгы ятмалары өстенлек итә, көньякта вак тозлы күлләр һәм киң тозлыклар белән аралашкан коелучан комнар.

Климаты

Климаты Гобидан аерылмый. Ел дәвамында атмосфера явым-төшемнәре аз булганда һава бик коры була; җәйге һәм кышкы, шулай ук көндезге һәм төнге температура алмашынып тора; яз көне давыллар күп була.

Себернең якын урнашуы Жунгар климатына йогынты ясый, нәтиҗәдә кышкы температура −20 °C ка җитә, еллык явым-төшем күләме зур чикләрдә 76 мм-254 мм тәшкил итә.

Флора

Жунгар чүлендә үсемлекләр начар үчә, әмма көнчыгыш өлешендәге таулы районнарда яхшырак. Агачлар беркайда да очрамый. Куаклардан саксаул, башаклы кызылтамыр, тәңкәяфрак һәм джузгун өстенлек итә, үләннәрдән: әрем, вак кыяклылар, алтын камчы һәм башкалар, шулай ук кайбер урыннарда чий, калкулыкларда — әваҗ һәм кечкенә лалә чәчәкләре үсә.

Фауна

Жунгарда җәйран, Жунгар чүленең көнбатыш өлешендә генә яши торган сайгак антилопасы; көньяк өлешендәге комнарда яшәүче кыргый дөяләр; парсыз тояклыларның ике төре — кулан һәм кыргый Пржевальский аты (тахь).

Кошларның 160-ка якын төре бар, аларның күбесе көнбатыш тауларда, Улюнгур күле һәм Урунгу елгасы җирләрендә яши.

Чүлдә кылкойрык, чүл карлыгачы, саксаул күкшәсе, карга, мөгезле тургай, сирәгрәк йөнтәс аяклы чырайсыз ябалак, саксаул чыпчыгы.

Тарих

Жунгар тарихи өлкәсендә Жунгар ханлыгы урнаша.

Галерея

Искәрмәләр

  1. Guinness Book of World Records, 1991. By Donald McFarlan, Norris McWhirter. P. 138

Әдәбият

  1. Васильев Б. Д. Джунгарские экспедиции В. А. Обручева // Томский политехник. — 1997. — Вып. 3. — С. 27.
  2. Обручев В. А. Экспедиция в Джаир, Семистай и Уркашар (в Западной Джунгарии) в 1906 году: с приложением карты // Известия Томского Технологического Института [Известия ТТИ]. — 1908. — Т. 9, № 1. — С. 1-32.

Сылтамалар